Кыз баланың бәхете күп очракта үзе сайлаган ир кулында була. Әмма еш кына без аны мәхәббәттән томаланган күзләр белән сайлыйбыз шул.– 26 яшемдә кияүдә чыктым, - дип сөйләгән Зәмирә Рәҗәпова бу хакта "Шәһри Казан" гәзите хәбәрчесенә. - Фәрит “Мәдәният дөньясында” тапшыруына кунак буларак килде. Аннары ул мине машинасы белән өйгә кайтарып куйды. Матур сөйләшүе, итагатьле булуы белән үзенә каратты. Өч айдан соң аңа кияүгә чыктым. Аның аерылышканын белдем, ләкин, миңа сөйләүләре буенча, сәбәбе Фәриттә булмаган.Ә инде иртәгә никах дигән көнне Гөлназ исемле тагын бер хатыны барлыгын белдем. Инде нишләргә? Кунаклар чакырылган, табын әзерләнгән. Кияүгә чыкмый калсам, бөтен авыл сөйләячәк. Саф кыз булып кияүгә чыга идем, шуңа күрә никахка кадәр ике дә уйламыйча араны өзәсе иде дә бит. Хәзерге акылым булса, чыкмас идем аңа, кеше сүзе дип тормас идем. Аяз белән йөкле булганда миңа, ялгышмасам, Гөлназ үзе шалтырып: “Фәритнең кызы туды”, – диде. Фәрит, аны йөкле килеш ташлап, миңа өйләнгән. Безнең