Язның иң беренче һәм иң матур бәйрәме якынлаша. Бу көнне гүзәл затларыбызның күпләре сөекле ире, балалары белән билгеләп үтәчәк. Шул ук вакытта аны ялгызы гына моңсулыкта каршы алачаклары да бүгенге җәмгыятебездә бик күп, чөнки, статистика күрсәтүенчә, илебездәге хатын-кызларның яртысы диярлек я кияүдә түгел, я аерылышкан. Моның сәбәпләре, әлбәттә, бик шәхси. Шул ук вакытта кешенең үзенә бәйле булмаган чит йогынты нәтиҗәсендә дә ялгыз калуы бик ихтимал, дигән фикер дә яшәп килә. Ә нәрсә соң ул “чит йогынты”? Ул каргыш та, бозым салу да булырга мөмкин, диләр. Бу уңайдан бер очракны карап үтик әле. “Бу мистик хәл минем әле яшь чакларымда булган иде, – дип яза Интернетта бер ханым. – Уфада студентларның тулай торагында авылдан килгән, күпбалалы гаиләдән булган бер кыз белән ахирәтләр идек. Берсендә Рәсимә Яңа ел бәйрәмнәренә кайтырга җыенганда мине дә үзе белән кунакка чакырды. Ул чакларда шундый гадәт бар иде, без бер-беребезгә кунакка да кайта идек. Үз авылың-шәһәрең ераграк урнашкан бу