Русиядә йогышлы чир “кабынган” 2021 елдагы югалтулардан соң дөрес нәтиҗә ясап, тиешле карарлар кабул ителде һәм пандемиягә юл куелмады. Әйткәндәй, ул вакытта бары тик Төмән өлкәсендәге “Боровская” кошчылык фабрикасында гына да 4 миллион тавык үтилләштерелгән иде.Белгечләр, әлеге чир таралуның сәбәбе – кайбер предприятиеләрнең кош-кортларны ябып асрау тәртибеннән баш тартуында, дигән фикердә. Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы (ВОЗЖ) материаллары буенча, узган елда кош-кортларда куркыныч чир барлыкка килүнең 80 процент очрагы кыргый кошлар белән бәйле. Телгә алынган оешма белешмәсе буенча, узган елда дөньяның 70 илендә кош гриппының 7,6 мең очрагы теркәлгән.Бу хәл соңгы вакытта Франциядә кискен тора. Анда, нигездә, күчмә кошларны “гаеплиләр”. Узган елның июленнән анда өч миллион баш үрдәк үтилләштерелгән. Ә соңгы ике елда шушы сәбәп белән юк ителгән су кошлары 50 миллион башка якынлашкан. Япониядә ел дәвамында, шулай ук, 10 миллион баш кош-корт юк ителгән.Европада кош гриппының киң таралуы әлеге илләрдә сәүдә базарына зур йогынты ясавы ихтимал, дигән фикердә аналитиклар.