“Дөньядагы иң зур мина мәйданы – бездә. Бу хәл халыкка йөрү өчен генә түгел, ә безнең өчен мөһим тармакларның берсе булган авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып баруда да зур проблема тудыра”, – дигән Денис Шмыгаль.Әлеге мәгълүмат басмасы билгеләвенчә, Украина Премьер-министры телгә алган миналы мәйдан күләме барлык Корея ярымутравы мәйданыннан да зуррак. Чөнки Көньяк Корея һәм Корея Халык Демократик Республикаларының гомум мәйданы якынча 221 мең квадрат километр тәшкил итә.Денис Шмыгаль, шулай ук, хәрби хәрәкәтләр аркасында Украинаның 700 миллиард доллар күләмендә зыян күрүен дә хәбәр иткән. Бигрәк тә энергетика объектлары зур югалту кичергән.