Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Җиребез халкына ачлык яный

“Алты ел элек мин әлеге вазыйфага билгеләнгән вакытта ачлыктан 80 миллион кеше җәфалана иде. Коронавирус пандемиясе алдыннан дөньяда климатик һәм сәяси шок аркасында әлеге сан 135 миллион кешегә җитте. Ә куркыныч чир планета афәтенә әйләнгәч, ачлыктан интегүчеләр 276 миллионга якынлашты. Әлеге исемлектә Эфиопия, Украина һәм Әфганстан да бар. Быел исә борчулы санның 349 миллионга җитүе көтелә. Ихтимал, бу ел дөньяда азык-төлек киеренкелеге тудырыр”, – ди Дэвид Бисли.Бисли сүзләренә караганда, бары тик Украина гына да 400 миллион кешенең тамагын туйдыра алыр иде. Әмма әлегә анда сугышу теләге өстенлек итә.Берләшкән Милләтләр Оешмасы белешмәсе буенча, тамагы туйганчы ашый алмаучыларның 30 миллионы – балалар.