Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Тутберидзеның яңа йолдызы җиңде!

Кичә Санкт-Петербургта фигуралы шуу буенча Русия Гран-при финалы тәмамланды. Бу тамашаны күпләр кызыксынып карагандыр, әлбәттә.Хатын-кызлар арасында ялгыз шууда җиңгән Аделия Петросян аның төп герое булды. Русиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе төркеменең 15 яшьлек йолдызы илнең иң көчле фигуралы шуучыларын, шул исәптән Олимпия чемпионы Камилә Вәлиеваны, дөньяның элекке чемпионы Елизавета Туктамышеваны һәм Русия чемпионы Софья Акатьеваны җиңде.Аделия Петросян ике программа нәтиҗәләре буенча 255,01 балл җыйды. Көмеш медальне Камилә Вәлиева (241,76 балл) яулады, өченче урынны Елизавета Туктамышева (241,61 балл) алды. Гамәлдәге Русия чемпионы Софья Акатьевага (241,09 балл) дүртенче урын бирелде. Фото: cdnn21.img.ria.ru