Ислам галимнәре билгеләвенчә, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә — Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә төшерелә башлаган.Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә.Бу мөбарәк кичәдә Җәбраил фәрештә галәйһис-сәлләм, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына килеп, болай дигән: “Йә, Аллаһның Рәсүле! Аллаһы Тәгалә бу кичәдә шактый күп кешене кичерер, шактыен гафу итмичә калдырыр. Шул гафу ителмәүчеләр — мөэминнәр илә талашучылар, мөселманнарны кимсетүчеләр, туганлык хисен, араларын кисүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, гомерләрен сәрхүшлектә үткәрүчеләр...”Бәраәт “бурычтан һәм җәзадан котылу” дигәнне аңлата. Бәраәт кичәсе гөнаһлардан котылу киче дә. “Бәраәт” сүзе бурычны яисә салымны түләгәнне раслаган кәгазь мәгънәсендә дә килә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсе, гөнаһлардан котылуны раслап, безгә таныкл