Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Сибай бала тудыру йорты ремонтланды

Сибай шәһәренең бала тудыру йорты капиталь ремонтны күп еллар көтте, чөнки ул 1953 елда ук ачылган. Бу учреждение шәһәрнең сәламәтлек саклау структурасында иң борынгы һәм хатын-кызларга югары квалификацияле акушерлык-гинекология ярдәме күрсәтә. Сибай бала тудыру йорты 18 койкага исәпләнгән. Ремонт вакытында монда диварларны, түшәмнәрне яңарттылар, идәннәрне, ишек һәм тәрәзә блокларын, шулай ук коммуникацияләрне алыштырдылар. Палаталарда яңадан планлаштыру үткәрелде, яңа душ төзекләндерелде, палаталарда бәдрәф бүлмәләре урнаштырылды. Бүлектә күкрәк сөтен җыю һәм пастеризацияләү, сөт катнашмалары әзерләү өчен сөт бүлмәсе каралуы да куандыра. Фото:” ВКонтакте”