8 Март якынлаша! Ир-егетләрнең әле бер, әле икенче чәчәк кибете ишек тупсасын таптаган мәле. Бу көнне һәр хатын-кыз бүләк көтмәсә дә, чәчәкләр кабул итәргә һәркем ярата. Билгеле инде, бәйрәм алдыннан чәчәкләрнең бәясе дә шактый күтәрелә... Яз башында лаләләр чәчәк ата, шуңа да 8 Мартка аларны бүләк итәргә яраталар - нәкъ менә шушы чәчәкләр яз символы булып санала. Уфада быел алдан заказ буенча төрле төстәге тюльпаннарның бер данәсе якынча 80 сум тора (үткән елда 85 сум иде), пион тюльпаннары - 100 сум. Шул рәвешле, 15 тюльпаннан (төргәк белән) букет якынча 1250-1500 сумга төшәчәк. 50-60 сантиметрлы розаларның уртача бәясе шәһәр салоннарында 210-250 сум тәшкил итә (узган елда 230-260 сум). Куаклы розалар 130-140 сум тора, гербера чәчәге - 150 сум (узган елда 140 сум), лилия чәчәге - 450 сум (узган елда 400 сум). Альстромерия - якынча 150-250 сумга, гипсофилия - 180-200 сумга, гербер - 150 сумга, хризантема 200-270 сумга төшәчәк. Чәчәкләрне матур итеп тышласаң, аның бәясе тагын да күтәреләчәк. Ә шулай да бүген чәчәкләрне тышламый гына бүләк итү модада. Фото: floristelufa.vsitebiz