“Альтернатива” җәмгыятенең чит илләрдәге партнерлары арасында Кытай Халык Республикасы фирмалары иң ышанычлылардан санала. Хәзерге чорда заводта уңышлы эшләүче технологик җиһазлардан пресс-формаларның һәм автоматлаштырылган станокларның күпчелеге элегрәк Кытайдан кайтартылган иде. Ковид пандемиясенә бәйле, “Альтернатива”ның Кытай фирмалары белән бәйләнешендә өзеклек барлыкка килде. Ниһаять, өч елдан соң эшлекле хезмәттәшлекнең тергезелүенә өмет бар. Шушы көннәрдә “Альтернатива”да Кытайның төрү материалы – полиолефин пленкасы җитештерү һәм реализацияләү белән шөгыльләнүче халыкара предприятие җитәкчеләре эш сәфәрендә Октябрьскийда булып китте. - Безнең заводта полиолефин чималы 300 төр эшләнмәдә кулланыла, - ди “Альтернатива”ның генеральный директоры Раил Фәхретдинов. – Элекрәк без аны Русия дистрибьютерларыннан сатып ала идек. Үткән елның сентябрендә Кытайның Сучжоу шәһәрендә полиолефин җитештерүче завод барлыгы ачыкланды, кичекмәстән аның белән турыга бәйләнешкә чыктык. Октябрьдә исә