Чарага БДПУның төрле курс студентлары һәм факультетлары белән очрашуга дәрәҗәле кунаклар - Русия сенаторы Ирек Ялалов, Республика вузлары ректорлары советы рәисе, Акмулла университеты ректоры Салават Сәгыйтов һәм Уфаның 39нчы гимназиясе директоры урынбасары, республиканың атказанган укытучысы, педуниверситетны тәмамлаган Эмма Сафиуллина килде. Студентлар һәм югары уку йорты кунаклары арасында сөйләшү сораулар һәм җаваплар форматында үтте. Конференция Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимнарыннан башланды. Алга таба чарада катнашучыларны Русия мәгариф министры Сергей Кравцов видеоэлемтә аша сәламләде. Министр сүзләренчә, уңышлы булу өчен сәламәт булырга кирәк. Ул студентларга сәламәтлеккә һәм профессионал булырга омтылырга теләде. "Безнең алда - "Педагог һәм остаз елы"н якты һәм истә калырлык итү бурычы тора. Үзегезнең остазларыгызны онытмагыз, уңышларыгыз белән шатландырыгыз", - дип теләкләрен җиткерде министр. - Бүген сез студентлар эскәмиясендә утырасыз, ә иртәгә балалар