Алар иң яхшы Голландия сортлары орлыгыннан үстерелгән. Менә инде өченче ел 8 март бәйрәменә учреждениедә хөкем ителгән хатын-кызлар лалә чәчәге үстерә. Бу хакта Җәзаны үтәтү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.Төрле сортлы һәм төсле лалә суганчалары гыйнварда ук утыртылган. Хөкем ителүчеләр температура режимын һәм дым дәрәҗәсен даими күзәтеп тора.Бүгенге көнгә язгы чәчәкләр киселгән һәм төрелгән. Хөкем ителүчеләр матур чәчәк бәйләмнәре төзи һәм үз куллары белән үстерелгән язгы продукцияне бәйрәмчә төреп куя. Колония-поселение участогы теплицаларында, лалә чәчәгеннән тыш, аллисум, астра, бәрхет, вербена, шалфей һәм башка - утыз төрдән артык чәчәк үстерелә.Фото: bash.news