– Башкортстан – урманлы төбәк. Без урман ресурсларын саклауга һәм тергезүгә җитди игътибар бирәбез. Бурычыбыз – күбрәк утыртып, урман кисүгә караганда, аны үстерү мәйданнарын арттыру, – диде Радий Хәбиров. – Узган ел планканы 30 процентка арттырдык. Бу эшне дәвам итәчәкбез.Төбәк Башлыгы ассызыклавынча, урман янгыннарын оператив бетерү Башкортстан өчен мөһим мәсьәлә булып кала.– 2021 ел авыр булды һәм барыбызга да яхшы сабак бирде. Нәтиҗәдә, без җитди әзерләндек һәм узган елда урман янгыннары мәйданнарын 50 тапкыр киметүгә ирештек, – диде Радий Хәбиров. – Шулай ук, Күмертау авиапредприятиесе җитештергән “Ка-32” янгын-коткару вертолетын сатып алдык. Урман янгыннарын сүндерү һәм урман хуҗалыгы техникасы паркы яңартылды, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә дә.Очрашуда, шулай ук, урман янгыннарына каршы көрәшүче бүлекчәләрнең матди базасын ныгыту буенча фикер алыштылар. Мәсәлән, агымдагы елда махсус техника сатып алуга 52,8 миллион сум федераль акча каралган. Бу техника тәэминатын