Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Февраль ае артта калса да...

Менә үтеп киткән 15 февральне алсак та, күпме исемнәр, даталар шушы көн белән бәйләнгән. 1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстаннан чыгарылды. Һәм шуннан бирле һәркайда әлеге дата билгеләнмичә калмый, шул исәптән безнең Бәләбәй төбәгендә дә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгәннәргә багышланган хәтер көнендә күп чаралар оештырыла. Туган авылым Мәтәүбаштан гына да Олег Силибаев белән Фидаил Вәлиуллин – Әфганстанда, Рәзим Әхмәдиев Чечняда хәрби бурычларын үтәп, ерак җирләрдә башларын салдылар. Ел саен, шул исәптән быел да, алар хөрмәтенә авыл мәктәбендә Хәтер вахтасы оештырылды, митинг булды.Ә тагын бу көнне халкыбызның бөек җырчысы Илһам Шакиров, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил туган. Илһам Шакиров дию белән, аның тирән моң булып ургылган җырлары колак төбендә яңгырагандай тоела. Гасырлар буе халкыбыз йөрәгендә яшәп килгән чын моңның нечкәлеге, затлылыгы Илһам абыйның кабатланмас тавышы, җырлары аша безнең күңелләребезне баетып, яктыртып, нур, көч өстәп тора. Җыр сәнгатенең алтын фондын тәшкил иткән ул җырларны бүгенге җырчыларыбыз да яратып башкаралар, киләчәк буыннар да онытмас әле. “Туган тел”, “Әдрән диңгез”, “Чыгарсыңмы каршы алырга?”, “Казак кызы сөйгәнем” һәм башкалар... Күңелдән китми алар.Муса Җәлил... Һәр йөрәктә горурлык та, сагыш та тудырган исем бу. 38 генә яшендә әсирлектә башка җәлилчеләр белән юк ителгән шагыйрьнең поэтик иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” бөтен дөнья шигъриятендә гаять зур казаныш булып тора. Аларда шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары, туган халкына чиксез мәхәббәте һәм башкалар тирән хис-тойгылар белән сугарылып, искиткеч итеп чагылдырыла. Аларны күпме укысаң да укып, тыңласаң да тыңлап туеп булмый. Бүген күпләр Муса Җәлил шигырьләрен укыганын видеога төшереп, социаль челтәрләргә куялар. Ә без мәктәптә укыган елларда концертларда авыл сәхнәсенә чыгып яттан сөйли идек. “Вәхшәт”, “Кызыл ромашка”, “Бүреләр” һәм башкалар ничәмә-ничә тапкырлар күпме укучылар тарафыннан сөйләнде икән?! Гаять бай, үлмәс иҗат ул – Муса Җәлил шигърияте. Батыр шигырьләр. Сагыну шигырьләре. Сөйкемле шигырьләр. Көләч шигырьләр... Җаныңа ниндие кирәк, шундый әсәрне иҗатыннан таба аласың. Аның үзенең генә түгел, ә бәлки туган халкымның бөеклеген, батырлыгын, азатлык, гаделлек өчен көрәшен дә мин үзем өчен нәкъ Казандагы Муса Җәлил һәйкәле аша гәүдәләндерәм.Муса Җәлил... Шундый якын исем,Җырлап кына торган шикелле.Җир йөзендә шушы җыр-исемнеБелмәгәннең булуы икеле. Вәхшәтләрне язып тетрәндергәнШагыйрь үзе – вәхшәт корбаны;Шагыйрь үзе – Сөю Туган җиргә,Дошманына – Нәфрәт коралы. Өзелгән моң, бөек бер җыр булыпЯши шагыйрь татар йөрәгендә.Шул үлмәс моң ишетелә сыман,Сайраганда былбыл тирәгендә. Шагыйрь яши Ватан йөрәгендә,Дөнья йөрәгендә, халкында.Шигырьләрен укып, торып басаАвырлыктан авар чагында. ...Мин дә укып, елыйм яисә көләм,Башым иям рухы алдында.Батыр татар халкы нинди дисәм?Муса сыны тора каршымда,Татар халкы әгәр нинди дисәм,Батыр Җәлил тора каршымда.15 февраль безнең Бәләбәй төбәге өчен тагын ике шәхесне биргән. Аларның берсе 88 яшен тутырган хөрмәтле укытучыбыз, тел белгече, 7 китапка “Канатлы сүзләр” туплап, гаять зур эш башкарган Илгизәр Гыйззәтуллин булса, икенчесе шулай ук исеме республикага киң билгеле шагыйрь, юмор һәм сатира остасы, күп китаплар авторы Камил Фазлетдинов. Әйтәм ич, шаяртуы юкка түгел. Аллаһка шөкер, бүген алар икесе дә иҗат белән шөгыльләнә, мәртәбәле шәхесләребез, дөньяның нуры булып яши.Арытаба китсәк, 19 февраль датасын берничек тә онытырлык түгел. Монысы инде туу түгел, ә... 1945 елның нәкъ 19 февралендә Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә 36 яшьлек патриот-шагыйрь Фатих Кәрим дошман пулясыннан һәлак була. Күрше Бишбүләк районында туганга, безнең Бәләбәй педтехникумында укыганга, иҗатының чишмә башы бездә булганга, күрәсең, аның исеме аеруча күңелгә якын. Ә шагыйрьлегенә, салкын окопларда язган шигырьләренә, иҗатына гашыйк булмау мөмкин түгел! Алардагы ихласлык, самимилек, Туган җиргә сөю һәм дошманга нәфрәт!.. Китап шкафымда шагыйрьнең берничә китабы торуына, аларны теләсә кайчан алып укый алуыма, “Илһам чишмәләре” фестивальләренә килгән кызы Ләйлә апа белән танышуыма, аның искиткеч матур тавыш белән әтисенең шигырьләрен сөйләвен тыңлап калуыма сөенәм. Кызганычка каршы, берничә ел элек Ләйлә ханым да дөнья куйды инде.Казаннарда яшәсә дә,Ул шундый якын иде.Әтисе шигырьләредәй,Ул шундый ялкын иде. Күз алдында гына тора,Затлы, зыялы, җыйнак...Җаны олы, үзекәеКыр чәчкәседәй тыйнак. Хәтер саклый зәвыклыгын,Йомшак йөрәк тавышын;Әтисен сөйләгән чактаГорурлыгын, сагышын. Каһарман шагыйрь кызыныңУйчан коңгырт күзләрен;Бәләбәйдә, БишбүләктәКалган якты эзләрен. Нинди заман, нинди чор бу?!Асыл ул-кызлар китә.Алар белән милләтемнеңКөче, җегәре бетә. ...Бу хәбәрне ник ишеттем,Исән дип йөрер идем.Тыныч йокла, Ләйлә апа,Син шундый якын идең.Син шундый якты идең.Ә 21 февраль – Халыкара туган телләр көнен белмәгән кеше бар микән? Газиз туган телебезгә карата ихтирам-хөрмәт, яратуыбызны белдерә торган көн бит бу. Хәер, бардыр андыйлар да, үзенең нинди милләттән икәне барыбер булганнар өчен газиз туган тел кайсысы була икән?.. Ә туган телен кадерләгәннәр бу көнне төрледән-төрле чаралар уздыра, туган телгә багышланган шигырьләр укып, аңа булган яратуларын белдерә, зурлый. Их, әнә шул ярату көн саен булса икән, милләттәшләребез, балаларыбыз рәхәтләнеп, шытырдатып туган телдә сөйләшсә, аралашса икән!..Ана сөте белән иңдерелгән тел һәр милләт кешесе өчен газиз. Минем өчен иң кадерлесе – Халкым теле, Тукай теле, атам-анам теле булган Татар теле!Уйласаң, Җир – бер зур болын,Чәчкәләргә күмелгән.Нинди генә милләтләр юк! –Соклан гына, күр генә! Халыкларның төрлесе дәБолынны яши бизәп.Һәркайсының төсе, җыры –Кабатланмаслык бизәк. Сары, кара, ак тәнлеләр –Төрле-төрле телләре.Алар бар да Җир-болынныңХуш исле, үз гөлләре. Бер генә чәчәк югалсын,Болынның китә яме.Гүя капкан кабымыңныңАвыздан китә тәме. Гаҗәп – болын чәчәкләреСаклыйлар үз төсләрен;Бер-берләрен кабатламыйҺәм югалтмый үзләрен. Ак чәчәк ак булып кала,Ә сарысы гел сары.Зәңгәрләре зәңгәр генә,Кызылы бар, бар алы. Болын чәчәкләре сыман,Без дә саклыйк йөзебез,Җаныбызга иңдерелгән,Саклыйк газиз телебез! Төрле төсләр, төрле телләрСынар өчен бирелгән.Халыкларның матурлыгыТөрлелектән үрелгән. Шул төрлелек арасындаСаклап яшәү үзеңне,Үз йолаңны, үз телеңне –Зур мәртәбә түгелме?! Үз телеңне, үз йөзеңнеСаклау – олы сыналу;Сыналу кичеп чыныгу –Тик үзең булып калу. Һәр халык – болын чәчәге,Берсе дә югалмасын!Һәр тел – кабатланмас бер моң,Беткән көнгә калмасын!Балкысын, тапталмасын!Һәркемгә якын үз теле,Ихтирам итеп яшик.Бер-беребезне хөрмәт итеп,Дуслык телендә дәшик.Чын дуслар булып яшик!Ниһаять, 23 февраль. Ватанны саклаучылар һәм тагын иң яраткан шагыйрьләребезнең берсе – Әнгам Атнабаевның туган көне.1919 елда ук барлыкка килгән бу бәйрәм бер гасырдан артык вакыт эчендә үзгәрешләр кичергән. Русиядә 23 февраль 1995 елдан бирле рәсми рәвештә Ватанны саклаучылар көне дип атала. Элек, хәрбиләр игътибар үзәгендә булса, бу көнне барлык ир-атлар – әтиләр, бабайлар, абый-энеләр, ә хәзер инде махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез дә игътибар үзәгендә. Бу бәйрәмнең төп максаты үзгәрешсез кала – ул илебезне яклаучыларны данлау. Еш кына ирләребез диванда кырын ятып, гәзит укый, телевизор карый дисәләр дә, моның яратып шаярту гына икәнен аңлап торабыз. Ил чакырса, кирәк икән, алар үлемнең үзеннән көчле батырга әйләнә.Әнгам Атнабаев... Мыек Атнабай... Үзе язганча, чын мәгънәсендә, дөньяны матурларга бу җиргә килгән ул. Нинди генә әсәрен алсаң да, ул я көләчлек һәм яктылык, я шаянлык һәм җорлык, яки сагыш һәм моң белән мөлдерәмә тулган. Рәхмәт сиңа, Әнгам абый!Сагынам да, кулларыма аламМыек Атнабайның китабын.Көлдерә дә, елата да алаЧын шигърият, ничә сынадым. Замананың ваклыклары җанныВакламакчы булып сарылса,Мин Атнабай дөньясына китәм,Күңелем үсә, дәва табыла. Чишмә төсле гел челтерәп торганШигырьләрен укып сафланам.Затлы Әнгамнәре булганга даМин халкымның ис(е)мен тапламам. Замананың үзен күтәреп ул,Халкымны да тора күтәреп.Җыры белән җанны иркәләсә,Сүзен әйтә белде үткәреп. Мыек Атнабайны юксынам мин,Өстәлемдә шигырь китабы...Тукай сыман Әнгам – халкым җаны,Җаннар үлми, вакыт сынады. ...Ваклыклардан өстен булыр өчен,Үсеп китәр өчен бер башка,Көләч кояш – Атнабайга киләм,Якынырак яшим кояшка. Зәйфә Салихова.