Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров яңа объект белән таныштылар һәм аның мәйданчыгында “Мин – герой” фиджитал-футбол турнирына старт бирделәр. Бу мәгариф, спорт һәм санлаштыруны берләштерүче ярышларның яңа төре.– “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында Русия Хөкүмәте Башкортстан белән берлектә республика егетләренә җиңүләр китерәчәк күркәм манеж бүләк итте, – диде Дмитрий Чернышенко.Вице-премьер, шулай ук, “Идел буе” үсмерләр футбол лигасында катнашучы “Уфа” төбәк үзәгенең балалар-үсмерләр командалары өчен 50 комплект футбол экипировкасына сертификатлар тапшырды.Башкортстан Башлыгы Уфа халкын яңа спорт объекты ачылу белән котлады һәм республиканың физкультура укытучыларына 1 миллион сумлык “Авыл тренеры” программасы сертификатларын тапшырды.Арытаба Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров Уфа дәүләт нефть техник университеты базасында оештырылган “Роснефть”нең уку лабораторияләрендә булдылар. Алар дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге составына керә.Биредә 800дән артык студент һәм аспирант белем алачак. Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров бораулау җайланмасын хезмәтләндерүне һәм ярдәмче җайланмада эшләүне үзләштерүче Вьетнам, Куба һәм Африка илләре студентлары һәм укытучылар белән аралаштылар.Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары “Роснефть” укыту базасының куәтен югары бәяләде.Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров, шулай ук, Уфа Фән һәм технология университетында булып, “Киләчәк моторлары” алдынгы инженерлык мәктәбе эше белән таныштылар.Русия Хөкүмәте вице-премьеры һәм республика Башлыгы студентлар конструкторлык бюросының, электр машиналары бүлегенең перспектив эшләнмәләре, гибрид һәм сынау үзәге өчен автоматика җайланмалары лабораториясе белән танышты.Шул ук көнне Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең яшь галимнәре, уйлап табучылары һәм технологик эшкуарлар белән очрашты.Очрашуны ачып, Дмитрий Чернышенко соңгы елларда төбәкнең фәнни-мәгариф мохите үсеш өчен куәтле этәргеч алуын билгеләп үтте.Дмитрий Чернышенко, шулай ук, “Университетның технологик эшкуарлык платформасы” федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен югары бәяләде.– Мин төбәктә студентлар стартапларында җиңүчеләрнең шулкадәр күп булуын беренче тапкыр күрәм. Башкортстаннан 22 кеше үз эшен башлап җибәрү һәм үстерү өчен 1әр миллион сум акча алды, – диде вице-премьер.Арытаба Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең Студентлар кампусы мәйданчыгында булдылар.Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан “Арт-квадрат” креатив киңлегендә дә булдылар. Биредә галереялар, җәмәгать туклануы оешмалары, спорт һәм иҗади мәйданчыклар эшли.Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров фестивальнең тематик зоналары, шул исәптән республика халыкларының традицион кәсепләре, сувенир продукциясе, туристик техника һәм җиһазлар, шифаханә-курорт учреждениеләре стендлары белән таныштылар.Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.Алар, шулай ук, Совет мәйданында эшли башлаган яңа туристлык-мәгълүмат үзәгендә булдылар. Анда республика маршрутлары һәм истәлекле урыннары турында белергә, экскурсияләргә язылырга, сувенирлар сатып алырга һәм Уфаның туристик инфраструктурасы белән танышырга мөмкин.Шул ук көнне Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның очрашуы үтте.– Без Башкортстанның икътисадның барлык тармакларында да диярлек яхшы үсешкә ирешүен күрәбез. Халык саны буенча сез Идел буе федераль округында беренче урында торасыз. Тормыш сыйфатын үстерүне тәэмин итүегез бик мөһим. Бу барлык күрсәткечләрдә дә чагыла, – диде Дмитрий Чернышенко. – Башкортстан – бай тарихлы нефть-газ чыгару төбәге. Республика җитештерү дәрәҗәсе, шул исәптән авыл хуҗалыгы продукциясе буенча Русиянең иң алдынгы ун субъекты исәбенә керә. Иң мөһиме – Башкортстан төбәкләрнең инвестицион мохите буенча беренче бишлектә.Республика – Русия төбәкләренең фәнни-технологик үсеше рейтингында дүртенче урында. Ә инде Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрне карамасак, илдә икенче урында.– Сез Башкортстанның яхшы тонуста, үсешнең динамик фазасында булуын дөрес билгеләп үттегез. Елны без сәнәгать җитештерүе индексы буенча яхшы тәмамладык – 102,7 процент. Бу катлаулы елда да үсеш булыр, дип уйлыйбыз. Авыл хуҗалыгында җитештерү 28 процентка артты, – диде Радий Хәбиров. – Соңгы елларда Русия Хөкүмәте белән Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангыч биргән проектлар, һичшиксез, илдә һәм Башкортстанда югары мәктәп һәм фән үсешенә ярдәм итә. Без барлык федераль программаларда да катнашабыз. Дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-мәгариф үзәкләре конкурсында, “Приоритет-2030” программасында, алдынгы инженерлык мәктәбе булдыруда безнең гаризаларга ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт.Башкортстан белән идарә итү үзәгендә Русия Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк белән төбәк Хөкүмәте арасында килешүгә кул куелды. Чарада ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнаштылар. Килешүгә Аналитик үзәк җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Годунов һәм республиканың беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов кул куйдылар.Башкортстан Аналитик үзәк белән үзара бәйләнешләр принципларын һәм механизмнарын ныгыткан илебезнең унынчы төбәге булды. Республиканың социаль-икътисади һәм фәнни-техник үсеше буенча мәгълүматлары ил җитәкчелегенә тәкъдимнәр эшләү өчен кулланылачак.Арытаба Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгенең мөмкинлекләре белән таныштылар.Дмитрий Чернышенконы Башкортстанның чүп-чар реформасын гамәлгә ашыру буенча кире элемтә алымы кызыксындырды. “ТКО-Башкортостан” мәгълүмат системасы чүп чыгаруны күзәтергә һәм оператив карар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, Русия Хөкүмәте вице-премьеры Башкортстан тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә таратырга тәкъдим итте.Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров, шулай ук, Ситуацион үзәктә булып, Башкортстанны үстерү корпорациясе һәм Стратегик эшләнмәләр үзәге эшчәнлеге белән таныштылар. Ике институт та инвесторларны җәлеп итү өлкәсендәге зур проектларга контрольлек итә.Шунда ук Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров төбәкнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.Киңәшмәне ачып, Русия Хөкүмәте вице-премьеры төбәкнең төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча илдә югары урыннарны биләвен билгеләп үтте.– Башкортстан сөт җитештерү буенча беренче урында тора. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү индексы бик нык үскән, – диде Дмитрий Чернышенко. – Сез тотрыклы рәвештә инвестицион җәлеп итүчәнлекнең дәүләт рейтингы лидерларының беренче бишлегенә керәсез. Бу – шул исәптән, шәхсән Радий Фәритович үзе үткәргән “Инвестицион сәгать”ләр, республика Инвестиция комитетының эшчәнлеге нәтиҗәсе. Эшсезлек – тарихи минимумда, Башкортстанда ул Русия буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк – 2,8 процент.Төбәк казанышлары арасында ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Евразия фәнни-мәгариф үзәге төзелә башлавын, шулай ук туристлык тармагы үсешенең яхшы темпларын билгеләп үтте.– Киләсе елда Башкортстан башкаласы Уфаның 450 еллыгын билгеләп үтәчәген беләм. Юбилей төбәкнең социаль-икътисади һәм туристлык үсешенең өстәмә драйверы булачак. Сез үз мөмкинлекләрегезне тулысынча файдаланырсыз дип ышанам, – диде Дмитрий Чернышенко.Башкортстан Башлыгы үзенең чыгышында узган елның төп нәтиҗәләре һәм төбәкнең социаль-икътисади өлкәсен ныгыту буенча арытаба адымнар турында сөйләде.Киңәшмә ахырында Радий Хәбиров Дмитрий Чернышенкога һәм Русия Хөкүмәтенә республика башлангычларына ярдәм күрсәткән һәм уртак нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.Шул ук көнне Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың традицион дини конфессияләре лидерлары белән очраштылар.Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров конфессияара бәйләнеш мәсьәләләре турында Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән сөйләштеләр, бергәләп Русия Ислам университетының яңа корпусларын карадылар.Арытаба Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров Раштуа Кафедраль соборында булдылар, анда Уфа һәм Башкортстан митрополиты Никон белән очраштылар.Дмитрий Чернышенко билгеләп үтүенчә, Башкортстанда төрле дин вәкилләре гасырлар дәвамында тынычлыкта һәм татулыкта яши.