Сабый чагыннан һөнәр алуга зур максатлар куеп яшәгән кешеләр бар. Балтач районы Уразай урта мәктәбенең югары категорияле математика укытучысы, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Винария Хәлиуллина нәкъ шундыйлардан.—Үземне белә-белгәннән алып укытучы булып уйнарга яраттым. Курчакларымны тезеп утыртып “дәрес бирәм”. Үсә төшкәч, аларга сеңелләрем Гөлсинә белән Светлана да “кушылды”. “Дәрес” аңлату шулкадәр рәхәт, үземне җиңел хис итәм, күңелем ял итә иде, — дип истәлекләрен яңартты Винария Гайнелҗан кызы.Кыз унберенчедә укыганда сыйныф җитәкчесе итеп яңа гына институт тәмамлап эшкә килгән Эльмира Шакированы билгелиләр. Тырыш, көчле сыйныф белән эшләргә туры килә яшь белгечкә. Ә хәзер Винария Хәлиуллина белән Эльмира Шакирова бер мәктәптә эшлиләр, бер кабинетта утыралар. Икесе дә — директор урынбасарлары.Урта мәктәпне гел “бишле” билгеләренә тәмамлап, Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә Винария Хәлиуллина.— Бик җиңел укыдым. Имтиха