Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Бәйрәмдә... сирень чәчәк атсын!

Кирәк булачак:Балык консервасы — 1;Йомырка — 5;Каты сыр — 100 грамм;Кишер — 1;Яшел кыяр — 1;Майонез — 150 грамм;Чөгендер суты — 1 кашык;Петрушка — бер бәйләм.Балык консервасының суын түгеп, чәнечке белән изегез һәм тәлинкәгә беренче кат итеп җәегез. Икенче кат — кыргычтан чыгарылган кишер. Өченчесе — сыр. Аннан соң — вак итеп туралган кыяр. Һәр катлам өстенә майонез сылагыз.Пешкән йомырканың акларын һәм сарыларын аерып, вак кыргычтан чыгарыгыз. Сарыларын салатның соңгы каты итеп урнаштырыгыз. Ә акларын икегә аерыгыз һәм бер өлешенә чөгендер суты кушып бутагыз.Сутны болай әзерлибез: чөгендерне кыргычтан чыгарабыз һәм чиста марляга салып, сыгабыз.Хәзер инде салатны рәсемдәгечә петрушка һәм йомырка акларынан “сиреньнәр” белән бизибез.Өстәлгә куяр алдыннан бер сәгать суыткычта тотып алыгыз.Тәмле булсын! Фото: “https://povar.ru/”