Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Җитмеш ике яшендә балетка килгән!

72 яшендә Флария Партентьева балачак хыялын тормышка ашыра - балет белән шөгыльләнә башлый. Баксаң, әле биш яшьлек чагында ук Уфа кызы бер фильмдагы балеринага гашыйк була.Хыял беркая да югалмый, әмма тормыш, гаилә бурычларын үтәү аның гамәлгә ашуын тыеп тора. Моннан ел ярым элек Флария ханым балет студиясенә язылырга карар кыла, анда хәзер атнага 3 тапкыр 55 минут шөгыльләнә."Яшь" балерина Music Hall 27 һәм Башкорт дәүләтт опера һем балет театры сәхнәләрендә башка катнашучылар белән бергә чыгыш ясаган инде. Флария Партентьева иртәнге 7дә торып шәһәр буйлап йөгерергә чыга.Энергия сере гади:- Мин тормышны бик яратам! Аның яхшы вакыйгаларын онытмаска, аларны сакларга кирәк. Аннары сез тормышның гаҗәеп һәм күпкырлы булуын аңлый алырсыз, - ди балерина.