- Мин еш әйтәм, Башкортстан - яратылмаган төбәк - инвесторлар, халык, туристлар тарафыннан да. Бу безнең гаебебез: без тиешле рәвештә инфраструктура төземәдек һәм тиешле рәвештә бу турыда белдермәдек. Башкортстан туристик яктан җәлеп итүчән урыннарга бай - ул мәдәни, экологик, табигый, археологик һәм тарихи урыннар. Сезнең белән безнең бурыч - барысын да яктырту, яңа үсеш нокталары булдыру, - дип ассызыклады республика җитәкчесе.Радий Хәбиров мисалга Мәләвез районының Воскресенское авылын китерде, анда җимерелгән Воскресенский бакыр эретү заводы урнашкан. Тәртип урнаштырылганнан соң авыл чәчәк аткан, туристлар саны күбәйгән. Икенче мисал - Шүлгәнташ уникаль мәгарәсе. Туристлар агымы анда зур булган, җитәкчелек тарафыннан аерым игътибар нәтиҗәсендә анда юллар барлыкка килгән, су үткәрелгән һәм хәзер газ үткәрелә. Бу яхшы кунакханәләр төзү өчен кирәк. Мәгарә үзе мәдәни, тарихи һәм фәнни үзәккә әверелде.- Хәзер безнең тырышлык Евразия күчмә цивилизацияләр музеен формалаштыруга юнәлтелгән.