Туган якларыма, Илеш районына кайтып килгән санаулы гына вакытлар онытылмаслык очрашулар бүләк итә. Авылдашлар, туганнарым белән сөйләшеп сүзләр бетми. Бер кайтуымда сыйныфташым Нәфисә белән икәүләп яраткан укытучыбыз Хәнифә Дәүләтгәрәеваның хәлен белергә бардык. Югары Яркәй сигезьеллык мәктәбендә укыган елларны искә алдык. Альбомдагы фотосурәтләрне карап, озак кына сөйләшеп утырдык.Гомеребезнең иң бәхетле чоры булгандыр ул еллар... Сыйныф җитәкчебез Хәнифә Сәрвәр кызы ачык йөзле, яхшы күңелле, шул ук вакытта таләпчән дә була белде. Безнең күңелләрдә туган татар телебезгә карата сөю тәрбияләде. Мәктәп елларына ямь өстәп, төрле бәйрәм чаралары, экскурсияләр оештыра иде. “Башкортстан” колхозы басуларында чөгендер алган вакытлар онытылмый. Безне эшкә өйрәтеп, хезмәт тәрбиясе бирде ул. Өлкән яшьтә булуына карамастан, аның хәтере яхшы әле: тормыш юлы турында сөйләде, иң кадерле истәлекләрен яңартты, укучыларын, хезмәттәшләрен искә алды.Хәнифә Дәүләтгәрәева 1927 елның 20 маенда дөнья