Бу ярышларда Кушнаренко авылы балалар-үсмерләр спорт мәктәбен нәфис гимнастика бүлеге укучылары (тренер - СССР спорт мастеры Любовь Шәрәфетдинова һәм инструктор-методист Карина Хәйфуллина) катнашты.Төркем күнегүләрендә ярышлар йомгаклары буенча: 1нче урында - “Алькор” командасы (2008-2010 елгылар), 2нче урында - “Огонечки” командасы (2015-16 елгылар).Шәхси программада көмеш медальләрне Риана Нуркаева, Алисә Хәсәнова һәм Самира Маликова яуладылар. Бронза медальләрне Самира Фәризонова һәм Динара Фәйзуллина алдылар. "Алькор" командасы "Спорт мастеры" программасы буенча чыгыш ясады.Фото: srk.nationalpriority.ru