Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин буйдаклыгы белән хушлаша. Кичә ул сөйгәненә тәкъдим ясаган. Интернет киңлегендә таралган әлеге кадрларны бик күп кеше күреп шатланды. Киленебез Ришат төркемендә эшләүче Алия Карачурина. Ришат аңа тәкъдимне Уфада концерт куйганнан соң, кафеда ясаган. Кадрда икесенең дә дулкынлануы, Алиянең шатлыктан күз яшьләрен сөртүе күренә. «Бу клип съемкалары түгел. Ул "Әйе" диде», - дип язган Ришат видео астына.«Күпләр минем җырларда җырланган мәхәббәтемне тизрәк табуымны теләде. Ул һәрвакыт минем янымда иде», - дип уртаклаша җырчы. Ришатны да, Алияне дә яратабыз. Яшьләргә бәхетле тигез тормыш телибез!Фото: социаль челтәрләрдән.