Кифая Тимерхан кызы Тимерханова 1921 елның 19 августында Үткен авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бәләкәйдән аң-белемгә тартылган кыз туган авылындагы башлангыч мәктәпкә укырга керә. Аннары Өчбүләдә белем ала, 9-10нчы сыйныфларны Дүртөйледәге 1нче мәктәптә укый. Кулына өлгергәнлек аттестаты алгач, тулы булмаган урта мәктәпкә туган тел укытучыларын әзерләү курсларында белемен камилләштерә. Хезмәт юлын 1940-41 уку елында Түбән Аташ мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. 1941 елның гыйнварында Бөре педагогия училищесына читтән торып укырга керә һәм аны шул ук елда тәмамлый. Чираттагы уку елында ул Чишмә мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчерелә һәм анда язга кадәр эшли.1942 елның 5 маеннан 1945 елның 14 июленә кадәр фронтта була. Тәүдә 1080нче зенит-артиллерия полкында, аннары 296нчы кече калибрлы дивизионда кече сержант званиесендә зенит артил-лериясендә хезмәт итә. Данлы хәрби юлын Бөек Ватан сугышының Сталинград шәһәре янындагы хәлиткеч, канкойгыч алышларында башлый. Курку белмәс, кыю зенитчы кызлар Идел аша кичүне тәүлек әйләнәсенә явыз дошман самолетларыннан саклый. Биредə хезмəт итүче кызлар иң киеренке участокларда дошманга каршы тора. Алар дошман самолетлары һəм орудиелəренең биеклеген, ераклыгын үлчи, артиллериядəн ут ачу өчен төгəл мəгълүмат əзерли. Күк йөзен сөрем каплап, һəр тарафтан фашистлар һөҗүмгə күтəрелгəн иң киеренке минутларда кызлар орудиелəр янына баса, снарядлар ташып тора.Ватаныбыз азатлыгы өчен барган сугышта Кифая Тимерханова фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәшә һәм Җиңү көнен Польшадагы Брислава шәһәрендә каршылый.Сугыштан соң Кифая Тимерхан кызы Мәмәдәл җидееллык мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә җибәрелә, аннары янә Чишмә җидееллык мәктәбенә эшкә күчерелә һәм хаклы ялга чыкканчы башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, шул чорда Бөре дәүләт укытучылар институтын уңышлы тәмамлый.Чишмә авылында тормыш иптәше Җәлил Талип улы Габдрахманов белән гаилә кора, балалары Роза, Рәзиф, Рәсүл, Илсөяр һәм Рафаэльне үстереп зур тормыш юлына чыгаралар.Сугыш һәм хезмәт ветераннары Җәлил Габдрахманов белән Кифая Тимерханованың хәрби хезмәте һәм тыныч тормыштагы фидакарь тырышлыгы дәүләт тарафыннан лаеклы бәһаләнә. Кифая Тимерхан кызы II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Сталинград оборонасы өчен”, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.Кифая Тимерханова 1997 елның 18 маенда вафат була.Фото: Кифая Тимерханованың гаилә архивыннан