Сәгать 06:15...Бу будильникның тавышы бигрәк ямьсез, алыштырырга кирәк.Йокы туймады, эштән кайткач та йоклыйм.Кызның өй эшләрен точно эшләп бетердек микән?..Чәчен башка төрле үрергә кирәк бүген.Их, улымның өй эшләрен карап өлгәрмәдем кичә.Бүген кич самбога барырга тиеш, онытмаска кирәк.Теш пастаса бетеп килә, алырга кирәк.Бу тушь начар булды, ташласаң жәл инде.7нче каттан бүген җәяү төшәм, язга ябыгырга кирәк.Ирем выпечка сораган иде, эштән кайткач пешерергә кирәк.Обед вакытында кибеткә чыгып, дрожжи алырга онытмаска кирәк.Уф, өскә кияргә бер кием дә юк. Бүген тагын нәрсә киеп барам инде?Әнинең сыеры бозаулаган. Кара үгез, ди.Интервьюны теге кеше белән кайчан эшлим икән мин? Әй, ялындыра, "зараза".Бүген кич биюгә барасы бар, костюмны алып барырга онытмаска кирәк.Бу чәчне нишләтергә икән? "Что-то новое хочется" бит әле.Эшкә йөгереп барып кермәскә кирәк, соңга калганны сизмәсеннәр."Оперативка"га "уверенно" итеп атлап керергә, бу иртән килеп эшләп утырган икән, дисеннәр.Теге кибеттә сатуч