Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Гериатрия буенча бирелгән лицензияләр саны 7,5 процентка арткан

Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге узган ел дәвамында әлеге профиль буенча 10 учреждение лицензияләнгән. Республикада гериатрия буенча ярдәм итүче 53 медицина учреждениесенә әлеге лицензияне беренче тапкыр алган 4 учреждение өстәлде. - Гериатрия - өлкән яшьтәге авыруларны өйрәнү, профилактикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче медицина бүлеге, - дип сөйләде Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге башлыгы Эльвира Тәхаветдинова. Ул аңлатканча, өлкәннәр өчен стандарт медицинадан аермалы буларак, гериатрия өлкән яшьтәге кешенең тәнендә физиологик үзгәрешләр, төрле органнарның эшчәнлеге кимү белән бәйле аерым ихтыяҗына юнәлтелгән. Фото: pravitelstvorb.ru