Башкортстанда “Дистанцион белем бирү укытучысы-2023” республика конкурсының финалчылары билгеләнде. Төбәк мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ярышларның беренче этабында республиканың шәһәр һәм районнарыннан 44 педагог катнашты. Иң күп балл җыйган җиде конкурсант конкурсның икенче этабына үтте. Конкурсның икенче этабы онлайн-форматта ачык дәрес үткәрүне үз эченә ала. Иң күп балл җыйган катнашучы җиңүче дип танылачак.“Дистанцион белем бирү укытучысы” конкурсы республикада 2020 елдан бирле үткәрелә. Аның бурычы — дистанцион технологияләр кулланып, адаптацияләнгән төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләрне мотивацияләү. Ярыш нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да сертификатлар алачак. Конкурсның җиңүчесе һәм призерлары дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк. Фото: .bashinform.ru