Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Җиргә тынычлык кирәк!

Узган елның көзендә планета халкының 8 миллиард кешегә җитүе дөнья күләмендәге тарихи вакыйга буларак кабул ителде. Җирдә яшәүчеләрнең 7 миллиардтан бер миллиардка артуы өчен 12 ел кирәк булды. Берләшкән Милләтләр Оешмасы экспертлары фаразларына караганда, тагын 14 елдан соң планетада 9 миллиард кеше яшәячәк. Әлеге чыганакта, шулай ук, Җирдә кешеләр санының иң югары үсеш ноктасына, ягъни, 10,4 миллиардка җитүе 2080 елларга туры киләчәге һәм бу күрсәткечнең 2100 елга кадәр сакланачагы бәян ителә. Билгеле, демографик үсеш барлык илләрдә дә тигез дәрәҗәдә була алмый. Әлеге вакытта планетада яшәүче сигез миллиард кешенең яртысы Азия илләренең демографик “казанышы” белән бәйле. Үсешкә зур өлеш кертүчеләр арасында икенче урында – Африка. БМО белешмәсенә караганда, кешелек популяциясен тулыландыруда төп рольне 10 дәүләт, шул исәптән Һиндстан, Кытай һәм Нигерия уйнаган. Белгечләр фаразлавына караганда, 2037 елга кадәр, ягъни, планета халкы 9 миллиард кешегә җиткәнче, дөнья халкы санын үстерүдә Африка һәм Азия илләре әйдәүче булып калачак. Ә инде кайсы илдә халык санының артуы яисә кимүе нигездә социаль һәм сәяси шартларга, ресурслар мөмкинлегенә, халыкның сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә, хәерчелек проблемаларына бәйле. Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләгән көннәрдә планета халкының артуы һәм демографик хәлнең тотрыклы булмавы белән бәйле уйлануларны гәзит укучылар игътибарына чыгару да очраклы түгел. Эш шунда, көнбатышның кайбер илләрендә хатын-кыз хокукларын кысу белән генә чикләнмичә, кызларның гына түгел, үсмер малайларның да җенси ориентациясен үзгәртү хокуклары дәүләт сәясәте кануннары аша ныгытыла башлады. Мондый кыргый хәлне хәтта БМО вәкилләре арасында яклаучылар да аз түгел. Моңа кадәр беркайчан да башка да килмәгән куркыныч сорау туа: җенесен алыштырып өйләнешкән яшьләрдән кем туар? Мондый гаиләләр планетада демографик күрсәткечне арттыруда нинди “җан ияләре” белән өлеш кертер?Күңелне тетрәткеч тагын бер сорау бар: кешелек дөньясы алдагы миллиардны акылы камил, җенесе төгәл һәм җаны роботлаштырылганнар исәбенә тутырмасмы? Мондый сорау да, бәлки, тумас иде. Ә борчылырга тулы нигез бар. Чөнки, ХХI гасырга аяк баскач та аерым илләрдә хатын-кызларның җенесен һәм киләчәген саклап калу хокукы санга сугылмый. Бу мәсьәләдә ничектер узган гасырлардагы кыргый тәртипләр вакытына тәгәрибез төсле.Планетада халык саны арту, тагын бер проблемага игътибар бирүне таләп итә. Җирнең үз балаларын туендырырга хәленнән килерме? Дөнья халкына ачлык янамасмы?Узган елның 15 ноябрендә Бер­ләшкән Милләтләр Оешмасы җирдә яшәүчеләр санының 8 миллиард кешедән артып китүе турында хәбәр итте. Тарихта шундый мәгълүматлар да исәпләп чыгарылган. Безнең планетада беренче кеше булып формалашкан җан ияләре саны тәүдә 100-10 меңнән артмаган. Әлеге сан­ның ике тапкыр үсүе өчен тагын 35 ел вакыт кирәк булган. Ә инде кеше җир эшкәр­теп үз тамагын туйдырырга өйрәнгән чорда планетада яшәү­челәр 1 миллио­ннан 10 миллионга кадәр була. Әлеге сан тагын ике тапкыр арт­канчы 1500 ел уза. XVI гасырга, ягь­ни, халык санының тагын ике тапкыр артуы өчен кирәк булган вакыт 300 елга кадәр кыскара. Ә XIX гасыр ахырына моның өчен 130 ел да җиткән. 1930 елдан 1974 елга кадәр чорда планета халкы ике тапкыр үсә. Җирдә яшәүчеләр саны тагын күпмегә артырга мөмкин? Планета күпме кешенең тамагын туйдырырга сәләтле? Галимнәр әлеге сорауга җавапны берничә гасыр элек үк эзләгән. 1679 елда Нидерланд натуралисты Антони ван Левенчук, мәсәлән, Җир планетасының 13,4 миллиардтан да күбрәк кешене “күтәрә алмаячагын” фаразлаган. Билгеле, Җирнең ресурслары чикле. Һәм анда яшәүчеләр саны арткан саен, энергия чыганаклары, азык-төлек һәм су ресурслары чикләнәчәк. Югалтканны тергезү мөмкинлеге калмаячак. Галимнәр исәпләвенчә, “кызыл сызык”ның чиге 25 миллиардтан артмаска тиеш. БМО экспертлары 2080 елга планетада 10,4 миллиард кеше яшәячәген фаразлый. Әлегә бер генә илдә дә аннан соңгы елларда кешелекне нәрсә көтәчәген алдан әйтә алмыйлар.Гарвард университеты галиме, дөньяда биологик төрлелекне өйрәнү фәненә нигез салучыларның берсе Эдвард Уилсон әлеге проблемаларга кагылышлы хезмәт язган. Ул, планетада яшәүчеләр ит ашаудан баш тартса, хәзерге бөтен дөнья күлә­мендәге 1,4 миллиард гектар сөренте җир 10 миллиард кешенең тамагын туйдырырга сәләтле булачак, ди. Галим исәпләвенчә, 3,5 миллиард гектар җир елына ике миллиард тонна ашлык бирергә сәләтле. Шул рәвешле, Эдвард Уилсон исәпләвенчә, плане­таның мөмкинлеге 10 миллиард кешене “асрарга” гына җитәчәк. Әлбәттә, бу фикер белән тулысынча килешергә ярамыйдыр. Чөнки, кемнең генә иттән үзе теләп баш тартасы килсен? Икенчедән, җир күп, ә халкы чагыштырмача аз булган илләрнең үз ресурсларын нәтиҗәле файдаланмавы да хәлне катлауландыруы ихтимал. Мисал өчен, АКШта яшәүче һәр кешегә уртача 9,7 гектар җир туры килсә, дөнья күләмендә уртача күрсәткеч 1,9 гектардан артмый. – Исәпләүләр күрсәтүенчә, әлеге вакытта планетада яшәүче 8 миллиард кеше Җир ел дәвамында җитеш­тергәннән 73 процентка күбрәк ресурс куллана. Әгәр Җир кешеләре ресурсларны Дубайдагы кебек тотынса, әлеге күрсәткеч 560 процентка җитәр иде. 1990 елларда халык санының 4 миллиардтан артмавы оптималь күрсәткеч буларак кабул ителгән иде. Хәзер инде әлеге сан арткан саен белгечләр аны оптималь, дип таный. Бүгенге шартларда, ихтимал, нәкъ 8 миллиард кеше планета өчен куркыныч түгелдер, – ди Русия Фәннәр академиясенең Үзәк икътисад-математика институты директоры Альберт Бәхтизин.Җирдә яшәүчеләрне туклану продуктлары белән тәэмин итүдә килә­чәктә бернинди куркыныч та янамый, дигән фикердә Русия Халык хуҗа­лыгы һәм дәүләт хезмәте ака­деми­ясенең әйдәүче фәнни белгече Андрей Коротаев. – Дөнья күләмендә аграр җитеш­терү артуын дәвам итә, – ди галим. – Хәтта бүгенге дәрәҗәдәгесе белән дә 18 миллиард кешенең тамагын туйдырып булыр иде. Шул ук вакытта, халкы ачлыктан җәфаланучы илләр дә аз түгел. Әмма бу проблема һич тә азык-төлек җитештерү күләменең аз булуына түгел, ә аны озату чылбырындагы каршылыкларга бәйле. Соңгы елларда дәүләт­ләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең киеренкелеге, хезмәттәшлекнең өзелүе, хәрби каршылыклар һәммәсе дә ачлыктан интегүче илләргә азык-төлек китерүдә өстә­мә кыенлыклар тудырды. Хәтта аларга туклану про­дукт­лары сатып алу өчен финанс белән яр­дәм итү мөмкин­лек­ләре дә чикләнде. Әлеге вакытта Сахарадан көнь­яктарак урнашкан Африка илләрендә бу хәл аянычлы. Биредә халык санының кискен артуы күзәтелә. Монысы да социаль шартлау тудыруы ихтимал.Дөнья халкын азык-төлек белән тәэмин итүдә Русия мөһим урын тота.Белешмә. Русия үзенең азык-төлек иминлеген тулы­сын­ча тәэмин итеп, үз продукциясен дөньяның 100дән артык иленә сата. Узган елда гына, мәсәлән, хезмәттәшлек җеплә­ре сакланган дәүләтләргә аграр экспорт күләме 25 процентка артты.Дөньядагы барлык кара туф­­­раклы мәйданның 55 про­цен­ты, төче су запасының биш­тән бер өлеше Русиягә туры килә. Илдә елына уртача 25 миллион тоннага якын минераль ашлама җитештерелә. Әлеге байлыклар илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйный.Русиядә төпле аграр сәясәт алып бару нәтиҗәсендә илнең эчке базары төп куллану продуктлары белән ышанычлы тәэмин ителә. Соңгы елларда экспорт мөмкинлекләре арту ачлыктан җәфаланучы ил халкына ярдәмебезне арттырырга булышлык итте. 2016 елда ук ил Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгын үстерү буенча федераль фәнни-техник программа булдыру бурычы куйган иде. Хәзер аның 2030 елга кадәрге чорны исәпкә алып әзерләнгәне гамәлдә. Тармакны үстерүнең берничә юнәлеше буенча дәүләт программалары уңышлы эшли. Шул ук вакытта, Көнбатыш дәүләт­ләр тарафыннан кертелгән санкция һәм төрле эмбарголар Русиянең моңа кадәр бик күп илләр белән булган хезмәттәшлегенә аяк чала. Хәтта ачлыктан интегүче ил­ләргә ярдәм күрсәтү мөмкин­лекләрен чикләде. Ил башлыгы Владимир Путин узган ел ук ихтыяҗ кичерүче илләргә 500 тонна минераль ашламаны түләүсез тапшышырга тәкъдим иткән иде. Аны һаман да, санкция таләп­ләренә сылтанып, Балтыйк буе республикасыннан чыгарырга рөхсәт бирмиләр. Дөрес, бер ай чамасы элек “боз” бераз кузгал­гандай тоелды.Азык-төлек җитмәгән илләрдә яшәүче дәүләтләр өчен генә түгел, Көнбатыш илләр башлыклары, хәтта, үзләренең халкының да азык продукциясе сатып алу мөмкинлеген киметте. Кирәксез санкцияләр кулланып, Евросоюз илләре, беренче чиратта, үзләре зур зыян күрде. Биредә азык-төлек бәяләре күтәрелеп кенә калмады, ә халыкның сатып алу мөмкин­лекләре дә чикләнде. Белешмә. Узган ел йомгаклары буенча Евросоюз иллә­рендә авыл хуҗалыгы товарлары уртача – 24 процентка, бөртеклеләр – 45, йомырка – 43, сөт – 31, ә ашлама хакы 87 процентка кыйммәтләнде.БМО мәгълүматларына ярашлы, әлеге вакытта планетада туйганчы тамак туйдыра алмаучылар һәм ачлыктан җәфаланучылар саны бер миллиард кешегә якынлаша. Әлеге оешманың Бөтендөнья азык-төлек программасы белдерүе буенча, планетада яшәү­челәргә быел күмәк ачлык яный.Ил башлыгы Владимир Путин дөнья күләмендә азык-төлек хәвеф­сезлеген тәэмин итүдә Русиянең мөмкинлекләре зур һәм хәерчелеккә дучар илләргә ярдәм итәргә әзер булуыбыз турында белдерде. Монысы инде глобаль сәүдә базарына чыгып, казанышларыбызны да күрсәтергә, тәҗрибә уртаклашырга әзер икәнле­гебезне дәлилли.Планетада яшәүчеләр саны арту дәвам итә. Әмма әлеге үсеш бер үк вакытта глобаль проблемалар барлыгын күрсәтә һәм аларны төрле сәяси корылыштагы дәүләтләрнең бердәмлеге белән генә хәл итеп булачагын да кисәтә. Әмма моның өчен дәүләтләр арасында үзара аңлашып яшәүгә корылган сәясәт һәм тынычлык кирәк. Югыйсә, кешелекнең киләчәктә яңадан сука белән эшкәртү көненә калуы бар. Бөек акыл иясе, физика галиме Альберт Эйнштейн 1946 елда Альфред Вернер белән әңгәмәсендә: “Мин өченче бөтендөнья сугышының нинди корал белән алып барылачагын әйтә алмыйм, әмма дүртенче бөтен­дөнья сугышында таяклар һәм ташлар белән сугышачаклар”, – дип әйткән.Ә сез беләсезме?Планетада яшәүчеләрне бергә тезеп бастырган очракта алар күпме мәйданны биләячәк? Галимнәр үткәргән экспериментта янәшә баскан кешенең иңбашлары – 45, ә алда торган кешенең җилкәсенә (арт чүмече) кадәр ара 20 сантиметр күләмендә билгеләнгән. Аларның буе исәпкә алынмаган.Әлеге вакытта планетада яшәүчеләрне иңгә-иң терәтеп бастырганда, аның озынлыгы 3,6 миллион километрга якынлашыр иде. Берсе артына икенчесен бастырган очракта бу күрсәткеч 1,5 миллион километр тәшкил итәчәк.* Сигез миллиард кешене бер урынга җыйган очракта, аның мәйданы 700 квадрат километрдан артыр иде. Бу – Санкт-Петербург шәһәренең яртысына, ә Мәскәү шәһәренең өчтән бер күләмендәге зурлыгына тиң.* Байкалда Ольхон утравы бар. Аның озынлыгы – 73, киңлеге 15 километрга җитә. Аның да зурлыгы 700 квадрат километр, ягъни, әлеге утрау планетада яшәүче барлык кешене сыйдыра алырлык зурлыкта.* Статистика мәгълүматларына караганда, планетада иң күп таралган фамилия – Кытайдагы Ли. Аны төрле илләрдә 100 миллионнан күбрәк кеше йөртә. Русиядә мондый рекорд – Смирновларда. 2,5 миллион шундый фамилияле кеше бар. Иң гаҗәпләндергәне – Швециядәге Карлсоннар. Алар бу илдә 300 меңнән, ягъни, барлык халыкның * процентыннан артык.* Дөньяда ирләрнең – 10, хатын-кызларның 8 проценты сулагай.* Иң укымышлы ил булып Канада исәпләнә. Биредә халыкның 50 проценты чамасы югары яки урта махсус белемгә ия. Алардан соң – Израиль (45 процент) һәм Япония (44 процент).* Планета халкының 50,4 процентын – ир-егетләр, 49,9 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.* Экспертлар фикеренчә, Җир шарында барлык кешелек тарихында 108 миллиард кеше яшәгән. Бу әлеге вакытта планетада моңа кадәр яшәгән халыкның 6,5 проценты яши дигән сүз.* Иң күп халык – Азиядә яши. Планета халкының 61 проценты биредә тупланган.* Халык саны буенча дөньяда иң зур шәһәр – Токиода 37 миллион кеше яши.* Ватикан – халык саны иң аз ил. Биредә яшәүчеләр 800 кешедән артыграк.* Планетадагы 1,8 миллиард кеше 10-24 яшьтә. Җирдә халыкның нибары 52 проценты гына 30 яшькәчә.* Җирдәге уртача статистик кеше – 28 яшьлек Кытай егете. Аның мобиль телефоны бар, әмма шәхси автомобиле һәм банк счеты юк. Ул елына уртача 12 мең доллар акча эшли. Әлеге таләпләргә 9 миллион кеше туры килә.* Дөньяда иң киң таралганы – Мөхәммәт исеме һәм аның төрләндерелгән вариантлары. Бу исемне 150 миллион ир-егет һәм малай йөртә.* Африка илләрендә һәр хатын-кызга – 4,7, ә Европада 1,6 яңа туган бала туры килә.Олег Төхвәтуллин.