Тегеран аэропортында кунакларны Иранның сәнәгать, рудниклар һәм сәүдә министры урынбасары Мөхәммәд Мөсәви каршы алды.– Русия белән Иран арасында ныклы эшлекле мөнәсәбәтләр барлыкка килде. Без Русиянең күп кенә төбәкләре белән хезмәттәшлек итәбез. Әлеге очрашу нәтиҗәсендә Башкортстан турында да күбрәк белә алачакбыз, – диде Мөхәммәд Мөсәви. – Бу сәфәр безнең өчен бик кызыклы һәм мөһим. Республика делегациясе составында – Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары һәм Иран белән хезмәттәшлек итүдә кызыксыну белдергән эре компанияләр вәкилләре. Без икътисадның структурасы охшаш икәнен яхшы аңлыйбыз. Һәм бу яклап бер-беребезне тулыландыра алачакбыз, – диде Радий Хәбиров. – Тагын бер бурыч – Иранны Башкортстан халкы өчен ачу. Шуңа күрә фикер алышырга ниятләгән мәсьәләләр арасында, әлбәттә, туризм да бар. Аерым алганда, без Уфа – Тегеран рейсын ачу белән кызыксынабыз. Тегеранда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Иран Ислам Республикасының сәнәгать, шахталар һәм сәүдә министры Сәед Реза Фатеми-Әмин белән очрашты.– Без Башкортстанны Русиянең прогрессив төбәге буларак яхшы беләбез. Сезнең республикада нефть сәнәгате, фәнни мохит үсеш алган. Без бер-беребезне тулыландыра алабыз, – диде Сәед Реза Фатеми-Әмин. – Шулай ук туризм, технологияләр һәм сәүдә мөнәсәбәтләре өлкәсендә яхшы перспективаларыбыз барлыгына ышанам. Республиканың чит илләр белән тышкы икътисади эшчәнлеген оештыру үрнәгендә Радий Хәбиров даими эшләүче эшче төркем булдырырга тәкъдим итте. Анда Иран һәм Башкортстан белгечләре керәчәк.Иран белән Башкортстан арасында товар әйләнеше күләме якынча 100 миллион доллар тәшкил итә. Радий Хәбиров бу күрсәткечне шактый арттыру өчен мөмкинлекләр барлыгына ышаныч белдерде.Шул ук көнне Тегеранда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Иранның нефть министры урынбасары, Иранның Дәүләт нефть компаниясенең идарәче директоры Мохсен Ходжасте-Мехр белән очрашты. Яклар нефть-газ тармагында хезмәттәшлекне ныгыту һәм берлектәге проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.– Иран газ запаслары буенча – Русиядән соң, дөньяда икенче һәм нефть запаслары буенча өченче урында тора. Без бу өлкәдә проектларны гамәлгә ашыру буенча Башкортстан белән эшләргә әзер, – диде Мохсен Ходжасте-Мехр. – Мин Петербург Халыкара газ форумы мәйданчыгында Башкортстан стенды янында булдым һәм сезнең мөмкинлекләрегез белән таныштым. Алар бик зур. – Башкортстан – нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртүче төбәк. Беренче нефть яткылыгы 1932 елда эшкәртелә башлаган. Бу вакыт эчендә без нефть промыселы һәм геофизик җиһазлар җитештерү өлкәсендә компетенцияләрне арттырдык. Башкортстан предприятиеләре аны Русиянең эре компанияләре өчен җитештерә, – диде Радий Хәбиров. – Без бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Радий Хәбиров, шулай ук, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендә фәнни-белем бирү хезмәттәшлеген үстерергә тәкъдим итте һәм нефть министры урынбасарын һәм Иран сәнәгате вәкилләрен агымдагы елның маенда Уфада узачак “Газ. Нефть. Технологияләр” күргәзмәсенә чакырды. Тегеранда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкчелегендәге рәсми делегация Иран башкаласының истәлекле урыннарының берсе булган Ниаваран тарихи-мәдәни үзәгендә булды. Анда кунаклар Әхмәт-шаһның 800 квадрат метр мәйданлы павильонында булды, махсуслаштырылган автомобиль музеен карады.– Бу ил – туристлар өчен оҗмах. Без бу юнәлешне актив үстерәчәкбез, – диде Радий Хәбиров. – Минем бурыч – Башкортстан халкы өчен төрле илләргә, шул исәптән Иранга, сәяхәт итү, истәлекле урыннар белән танышу мөмкинлеге тудыру. Әлбәттә, моңа самолетларда уңайлы шартларда туры рейслар белән очу мөмкинлеге ярдәм итәчәк. Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Иранның инновацияләр һәм технологияләр йортында булды. Иран вице-президенты каршындагы Халыкара фәнни-техник хезмәттәшлек үзәге җитәкчесе Әмир-Хөсәен Мирабади катнашлыгында эшлекле киңәшмә үтте. – Иранның югары технологияле предприятиеләре белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт. Сезнең эшчәнлекнең һәр юнәлеше диярлек Башкортстан компанияләре өчен кызыклы, – диде Радий Хәбиров. – Башкортстанда фән һәм җитештерүне кооперацияләү буенча эшне без дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәге кысаларында оештырдык. Минемчә, сезнең үзәкне дә, Евразия фәнни-мәгариф үзәген үстерү өчен дә безнең эшне берләштерү файдалы булыр иде. Безнең республика белән якыннан танышу өчен Инновацияләр һәм технологияләр йорты һәм Иранның сәнәгать министрлыгы вәкилләрен Башкортстанга чакырам.Шулай ук монда фармацевтика һәм медицина җиһазлары җитештерү яхшы үсеш алган. Шуңа күрә “юл картасы”на Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенең һәм белгечләренең сәфәрен кертәчәкбез. Тагын бер кызыклы проект: безнең республикада пластик уенчыклар җитештерү үсеш алмаган. Ә моның өчен чимал бик күп. Берлектәге производство булдырырга тырышачакбыз. Экологик яктан чиста уенчыклар җитештерәчәкбез. Икенче көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Иран Ислам Республикасының икътисади мәсьәләләр буенча вице-президенты Мохсен Резаи белән очрашты.Башкортстан Башлыгы билгеләвенчә, Иран министрлыклары һәм ведомстволарындагы очрашуларда бүген елына 100 миллион доллар дәрәҗәсендә булган ике яклы товар әйләнешен берничә тапкыр арттырырга мөмкин булуын аңлауга ирешелде. Төбәк җитәкчесе агымдагы елның май аенда Башкортстан делегациясе “Iran Oil Show” күргәзмәсендә катнашачагын һәм республиканың сәнәгать казанышларын тәкъдим итәчәген билгеләп үтте. Ә Иран эшлекле даирәләре делегациясе Уфада узачак “Газ. Нефть. Технологияләр” махсуслашкан күргәзмәгә киләчәк.Быел көз, Республика көне алдыннан Башкортстанда Иран көннәрен үткәрү планлаштырыла. Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Дедов һәм Русиянең Ирандагы сәүдә вәкиле Рөстәм Җиһаншин белән очрашты.Башкортстан Башлыгы Русия дипломатик миссиясе җитәкчесе белән Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлек итүнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алышты. – Русиянең Ирандагы Илчелеге – безнең партнер һәм юл күрсәтүче. Дөньяның күп кенә дәүләтләрендә эшләүче Русия Сәүдә вәкиллекләре структурасына Башкортстан белгечләрен кертәчәкбез. Бу федераль үзәкнең һәм республиканың тышкы икътисади сәясәтенең бердәмлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, – диде Радий Хәбиров.