Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Эш сәфәре нәтиҗәләре белән без бик канәгать..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров презентациядә катнашучыларны сәламләде, Иран белән мөнәсәбәтләрне үстерү һәм икътисадның төрле тармакларында уртак проектларны гамәлгә ашыруның югары потенциалын билгеләп үтте.- Без бирегә зур өметләр һәм җитди планнар белән вәкиллекле делегация составында килдек. Безнең бурыч - сезнең өчен Башкортстанны ачу. Һәм, әлбәттә, без Иранны бизнеска һәм Башкортстан халкына ачарга телибез, - диде Радий Хәбиров. - Визит барышында безнең делегация предприятиеләр дәрәҗәсендә йөздән артык сөйләшү үткәрде.Төбәк җитәкчесе Иран ягы белән озак вакытлы үзара хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын белдерде.Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәкнең презентациясе белән чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, республиканың ышанычлы икътисади партнер буларак абруе бар. Эшлекле мохит сыйфаты һәм эшкуарлык эшчәнлегенең уңайлылык дәрәҗәсе буенча Башкортстан Русия лидер-төбәкләре санына керә.Премьер–министр төбәкнең икътисады күптармаклы, диверсификация дәрәҗәсе югары булуын сөйләде. Башкортстанда алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре, "Алга" махсус икътисади зонасы эшли, шулай ук инвестиция проектларына ярдәм итү чараларының киң исемлеге формалаштырылган.Презентациядән соң Башкортстан Башлыгы Иран белән хезмәттәшлек буенча алдагы гамәли адымнар турында сөйләде. Радий Хәбиров аларның "юл картасы"нда күрсәтеләчәген искәртте.- Без Иран ягы белән бергә башкарачак чараларның зур исемлеген әзерләячәкбез. Болар - товар алмашу, уртак инвестицияләр, туризм, мәдәни, фәнни хезмәттәшлек. Презентация алдыннан без Уфадан Тәһранга туры рейс ясарга әзер компания белән очраштык. Чөнки русиялеләр Иранның ниндирәк ил икәнлеген бик начар белә, - диде Радий Хәбиров. - Чынлыкта, бу - бик кызыклы ил, ул үз тормышы белән яши һәм, Көнбатыш санкцияләренә карамастан, бик актив үсештә. Монда иң борынгы цивилизацияләрнең берсе, күп кенә истәлекле урыннар бар, бик матур табигать. Уфадан Тәһранга беренче самолет быел май аенда очар дип планлаштырабыз.Фото: Башкортстан Башлыгы