Сүз, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы продукциясе ассортиментын һәм күләмнәрен киңәйтү турында бара. Башкортстаннан Иранга ашлык һәм үсемлек мае экспортлана. Авыл хуҗалыгы министры шулай ук урман эшкәртү һәм терлекчелек продукциясен сатып алуда кызыксыну белдерде. Мәсәлән, Иран «Хәләл» стандартлары буенча Башкортстанда җитештерелгән 5 мең тонна сыер ите китерүгә беренче контракт төзергә әзер. Радий Хәбиров ассызыклаганча, агросәнәгать комплексы өлкәсендәге уртак проектлар башкорт-иран эш төркеменең көн тәртибенә кертеләчәк. Моның өчен яклар үзара хезмәттәшлекне координацияләү һәм «юл картасы» чараларын үтәү буенча җаваплы вәкилләрне билгеләде. - Башкортстан Иранга сез кызыксынган продукцияне, шул исәптән арпа, кукуруз, фураж ашлыгын озатырга әзер. Шул ук вакытта Иран дәүләт компанияләренә. товарлар турыдан-туры китереләчәк, бу исә акча исәп-хисабының иминлеген һәм контрактларның җаваплы үтәлешен тәэмин итәчәк, - диде Радий Хәбиров. Джавад Садати-Нежад хәбәр иткәнчә, Иран инвесторларын шулай ук агрокультуралар һәм терлекчелекне үстерү өчен авыл хуҗалыгы җирләрен арендалау кызыксындыра. Хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше – Башкортстаннан Иранга минераль ашлама һәм биологик препаратлар озату. Радий Хәбиров, шулай ук, Иран яшелчә һәм җиләк-җимешләрендә республика базарының ихтыяҗы булуын билгеләп үтте. Фото: glavarb.ru
Иран һәм Башкортстан агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерә
13 марта 202313 мар 2023
1 мин