Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә - 33 төр ярдәм чарасы!

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрне социаль адаптацияләүдә чаралар комплексын гамәлгә ашыру буенча алдынгы тәҗрибә белән Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев уртаклашты. - Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтү мәсьәләләре Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның даими контролендә тора. Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан төбәкләргә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә карата социаль ярдәм чаралары комплексын гамәлгә ашыруны тәэмин итү йөкләнде. Әлеге йөкләмәне үтәү кысаларында 2022 елның 11 октябрендә Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнар гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча чаралар планы кабул ителде. Ярдәм чаралары шулай ук һәлак булганнарның гаиләләренә дә кагыла, - д

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрне социаль адаптацияләүдә чаралар комплексын гамәлгә ашыру буенча алдынгы тәҗрибә белән Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев уртаклашты. - Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтү мәсьәләләре Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның даими контролендә тора. Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан төбәкләргә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә карата социаль ярдәм чаралары комплексын гамәлгә ашыруны тәэмин итү йөкләнде. Әлеге йөкләмәне үтәү кысаларында 2022 елның 11 октябрендә Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнар гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча чаралар планы кабул ителде. Ярдәм чаралары шулай ук һәлак булганнарның гаиләләренә дә кагыла, - дип хәбәр итте Максим Забелин. Әлегә Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына 33 төр ярдәм чарасы гамәлдә. Алар финанс, медицина, көнкүреш, юридик юнәлешләрдә. Төбәктәге ярдәм чараларының исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mintrud.bashkortostan.ru/activity/39327/ Фото: bashinform.ru