“Тик-Ток” челтәренең популярлашуы белән яшүсмерләр арасында “Әйдә тренд төшерәбез!” дигән сүзләрне ишетү бүген гаҗәп түгел. Нәрсә соң ул “тренд”? Тренд – ул шушы социаль челтәрдә иң зур популярлык казанган темалар һәм идеяләр. Мәсәлән, күптән түгел чыккан һәм тыңлаучылар, караучылар арасында тиз таралып киткән, ягъни яшьләр телендәге сленгча “вирусный” булган, бер җырның өзегенә биюләр, кинофильмнардагы кызыклы моментларга пародик видеолар, хәтта тузга язмаган кыска гына клиплар төшерү. Болар барысы да кыска гына видео форматында булдырыла – 30-60 секунд тирәсе. Ә асылы шунда: бер кеше башлап җибәрә, ә калганнар моны бик кызыклы тоеп кабатлый башлый.Бу кабатлаулар шулкадәр үсә һәм вакыт үтә бара һәркемдә “стадное мышление” уяна, ягъни “Барысы да төшерә, ә нигә әле миңа да төшермәскә?!” дигән фикер барлыкка килә. Кирәкме ул, юкмы, бала шундый видео идеяләре белән хыяллана башлый. Имеш, “танылган тренд белән мин дә танылган булып китәрмен”. Бәлки, башлап җибәргән кеше бу кадәр казанышка ирешү максаты белән дә төшермәгәндер, ләкин яшүсмерләр бигрәк тә Интернет йогынтысына бәйле һәм барлык яңалыклардан читтә калмый. Һәм кайбер видеоларда ниндидер файдалы мәгълүматның өлеше булса, икенчеләре сәламәтлек өчен бөтенләй куркыныч булырга мөмкин. Тик-Ток эчтәлеге ягыннан күңел ачу өчен генә уйлап чыгарылган. Балалар караган видеороликлар уйланырга мәҗбүр итми. Кулланучылар монда ял итә, дип уйланыла. Аңлашылганча, “Тик-Ток” видеолар урнаштырырга һәм аларга “лайк” (миңа ошый) дигән билге алырга мөмкинлек бирә. Бу яшүсмерләрне бик җәлеп итә, чөнки болары инде шушы яшьтәге балаларның үзенчәлеге – тирә-юньдәгеләр тарафыннан хуплау табу. Шушы чаралар аркасында кайбер балалар реаль тормыштан төшеп кала. Аларны чын тирә-юнь, уку, шәхси үсеш һич кызыксындырмый, бар белгәннәре – “Тик-Ток”тан күргән кебегрәк трендлар төшерү.Социаль челтәрдәге бик куркыныч күренеш – алдан фаразлап булмаслык нәтиҗәләргә китерә торган “челлендж”лар. Челленджның асылы – билгеле бер гамәл кылуга максималь күп кулланучыларны мавыктыру. Мәсәлән, бер-ике ел элек бик популярлашып киткән тренд – үзеңне “до и после” күрсәтү. Төп идеясе баланың үсүен күзәтергә мөмкин булган видео булдырудан гыйбарәт. Яисә тик-токерлар башта үзләренең бала чактагы сурәтләрен, ә аннары хәзерге фотоларын күрсәтә. Бернинди куркыныч та юк кебек, ләкин ни өчендер күп кенә яшүсмерләр аерым бер моментта гадәти фотолар урынына үз паспортларының фотосурәтләрен “до и после” күрсәтергә кирәк дип саный башлый. Мондый гамәлләр җинаятьчеләр өчен максимум мәгълүмат бирә. Күп кенә тик-токерлар конфиденциаль мәгълүматларны яшерергә тырышса да, җиңел акча артыннан куучыларга кирәкле мәгълүматны сөзеп алу һич тә кыен түгел.Шулай ук, тик-токерларның популярлашуы белән кайбер кулланучыларга карата тискәре комментарийлар агымы да башланырга мөмкин. Күпләр әлеге мәйданчыкны барысын да колачлап алу, яки сайланган корбанны мыскыл итү максаты белән куллана. Сер түгел, бүгенге көндә “буллинг” дигән төшенчә бар, ягъни икенче бер кешегә карата рәнҗетүле сүз белән яисә физик һөҗүм итү. Социаль челтәрдә видеолар астына түбәнсетү максаты белән күп кенә начар комментарийлар калдырыла, мондый кешеләрнең хәтта “хейтер” дигән атамалары да бар. Нәкъ менә шушы корбан сыйфатында еш кына яшүсмерләр сайлап алына да инде! Күзәтүләр нәтиҗәләре буенча, хәзерге яшүсмерләр күбрәк визуаль материалны гына кабул итә ала. Бу каян килә? Әлбәттә, шушы социаль челтәрләр йогынтысыннан. Белгечләр билгеләп үтүенчә, соңгы елларда балаларда клип фикерләве (“клиповое мышление”) өстенлек итә. Бу – фикерләү тибы, ләкин кеше, бөтен операцияләрне эзлекле рәвештә башкарыр урында, мәгълүматны өзекләр, кыска кисәкләр һәм якты образлар белән генә кабул итә, игътибарын бер әйбергә генә юнәлтә алмый һәм даими рәвештә бер эштән икенчесенә сикерә. Мондый кешеләргә зур текстлар, бигрәк тә китаплар өстендә уку яисә эшләү, озын видеосюжетлар һәм фильмнар карау бик авыр. Менә “Тик-Ток”ның бер үзенчәлеге – туктаусыз видео-сурәтләр карау. Һәм бер видеодан икенчесенә күчү кешенең баш миенә күргәнне-ишеткәнне анализлап системалаштыру өчен мәгълүмат бирми. Бу клип кеше халәтенә көчле йогынты ясарлык итеп уйлап чыгарылган. Бер кереп китсәң, сәгатьләр буе чыгалмаска мөмкинсең. Һәр көн саен “Тик-Ток”та сәгатьләр уздыруның баш мие өчен зыяны турында сөйлисе дә юк. Шушы технологияне уйлап чыгаручылар хәтта үзләре дә: “Бәлки, хата ясаганбыздыр”, – дип уйлый. Чөнки туктаусыз, дөньяңны онытып, мәгънәсез әйбер карап утыру фикерләү процессын туктата. Әле өлкәннәргә дә бу бәладән котылуы авыр булганда, зиһене, фикер үсеше формалашып бетмәгән баланың баш мие, психикасы нишләсен? Үземнең мәктәптә практика вакытында күргәннәремнән дә чыгып, мисал китерәсем килә. Менә бер сылу, чибәр генә кызыкай, бер кимчелеге дә юк кебек. Ләкин укуының атасы-анасы юк инде. “Ни өчен өй эшен әзерләп килмәдең?” – дип сорасаң, аның җавабы: “Вакытым булмады!” Башка сыйныфташларының вакыты булып, ничек аныкы гына юк икән, дип аптырагач, укытучысы: “Ул бит – безнең тик-ток йолдызы”, – дип әйтеп куйды. Менә нәрсәдә икән хикмәт! Хәер, мондый “йолдызлар” бүген яшүсмерләр арасында да, хәтта аларның ата-аналары арасында да еш очрый. Әле юньләп укый белмәгән башлангыч сыйныф укучылары да: “Әйдәгез, тик-ток төшерәбез!” – дип йөргәч, башкаларга ни кала инде...Әлбәттә, җәмгыять үсеше белән бәйле булгач, бу чараларны кулланудан бөтенләй баш тартып булмый, чөнки бу – шушы социаль челтәрләрдә бүгенге яшьләрнең үзләре турында белдерү ысулларының берсе. Әйтик, элегрәк әти-әниләр, балаларыбыз начар компания белән аралаша, дип курыкса, бүгенге яшьләрнең “начар компаниясе” – социаль челтәрләр. Нишләргә соң? Моңа инде төгәл генә җавап юк. Барысы да әти-әниләрдән һәм балаларның үзләреннән тора. Ләкин киңәш итеп шунысын әйтергә була: балаларга игътибарлы булырга, көннәр буе телефоннарыннан аерыла алмаганнарны бергә башкарыла торган төрле эшләргә мавыктырырга кирәк. Бала үзе һәрвакыт мөрәҗәгать итә ала торган якын кешеләре барлыгын белсен өчен әти-әниләргә таяныч һәм ярдәмче булу мөһим. Аның тормышында катнашырга, аның эшләре белән кызыксынырга, бергә вакыт үткәрергә, бәйләнеш нокталарын табарга кирәк. Әлбәттә, әгәр дә әни яисә әти үзе көннәр буе социаль челтәрләрдә утыра икән, баладан нәрсә таләп итәргә мөмкин? Әгәр дә өлкәннәр үзләре тулыканлы һәм кызыклы тормыш белән яшәсә, мавыгулары булса, алар бала өчен уңай үрнәк булачак. Безне Интернет кына чолгап алмый бит, тирә-ягыбызда гөрләп торган тормыш та бар!Эльвина МОРТАЗИНА,БДПУның 4нче курс талибәсе.