Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Гыйльмановлар мәскәүлеләрне таң калдырды

Салават Гыйльманов һәм аның хатыны Наталья моннан күп еллар элек бик үзенчәлекле йорт төзеп кергәннәр.Аны төзүдә иске телевизор кинескопларын һәм пыяла шешәләрне кулланганнар. Шоу студиясендә Салават идея аңа үзеннән-үзе килгәнен таныды. Башта ул нигез салган, аннары 2001 елда республикада көчле су басу булганда шул тирәдә урнашкан комбинаттан төзелеш материаллары, фанерлар, шпаллар йөзеп килгән. Салават аларны кулланырга булган.Гомум мәйданы 120130 кв. м булган ике катлы йортта өч бүлмә һәм подвал урнашкан. Йортны 2-3 ел төзегәннәр, 5 мең сум сарыф иткәннәр. Ир белән хатын анда 20 ел яшиләр һәм аларга яхшы һәм уңайлы дип ышандыралар.Тапшыруда катнашучы инженер Сергей Бакин, үз чиратында, кинескоплар, федераль закон буенча, үтилләштерелергә тиеш, чөнки аларда бик күп токсиннар һәм авыр металлар бар, дип билгеләп үтте. "Бу авыр чирләр, яман шеш авырулары китереп чыгара ала", — дип ассызыклады ул, мондый йортта яшәү бик куркыныч, дип өстәде.Йорт хуҗалары, аларның барысы да үзләрен яхшы хис итә, дип каршы килде, ә барлык материалларны, шул исәптән кинескопларны да, алар эшкәртә, «марганцовка белән юа».Инженер, шулай ук, шешәләрне төзелешнең "несущий материал"ы буларак кулланырга ярамый, әмма гади материал буларак кулланырга ярый, диде.Сергей Бакин: "Кешеләр яшәгән бинаны шпаллардан төзү бөтенләй ярамый. Алар креозот белән эшкәртелгән, ә бу агу.", - дидеБакин креозотның сулыш һәм нерв системасы авыруларын китереп чыгаруын һәм шулай ук онкология авыруларына китерүен ассызыклады.Ләкин Гыйльмановлар аңа бик ышанып бетмәде булса кирәк, 20 ел яшәгән йортларында алар тагын күп еллар яшәргә ниятли.фото: "НТВ"