Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Сыер асрамыйча сөт-май сатып буламы?

Бакча эшләре бетүгә Сәрия әби бик каты авырып китте. Хәбәрне ишетеп, тиз арада кайтып төшкән Нәсимә әнисен район үзәгендәге хастаханәгә алып китте. Әбинең биле кузгалган, бөерләренә суык тигән – табиб күзәтүе кирәк!Нәсимә эшеннән ял сорады да әнисенең авылдагы дөньясына күз-колак булып торуны үз өстенә алды. Ә Сәрия әбинең хуҗалыгы олы гына – ындырын тутырып бәрәңге, яшелчә утырта, бал корты үрчетә, абзары тулы мал-туар, кош-корт. Җитмеш икене тутырып килүче әби бер сыер, ике сарык, җиде каз һәм егермеләп тавык асрады. Балаларының: “Әнкәй, үзең өчен кайчан яшәрсең икән? Безнең янга күчәргә дә риза түгелсең. Әйдә, сыерны булса да сатабыз, мәшәкатең кимеп китәр!” – диюләренә моңа кадәр каршы торды ул. “Алмакаем”нан башка ничек яшим инде мин?” – дип, сыерын шапылдатып сөя иде.Кызы белән улы, әниләренең телә­генә каршы төшмичә, авылга ешрак кайтып, булдыра алганча булышырга тырыштылар. Тик менә авырып киткәч, Сәрия әби алдына яңадан малны киметү мәсьәләсе килеп басты.Обход вакыты. Сәрия әб

Бакча эшләре бетүгә Сәрия әби бик каты авырып китте. Хәбәрне ишетеп, тиз арада кайтып төшкән Нәсимә әнисен район үзәгендәге хастаханәгә алып китте. Әбинең биле кузгалган, бөерләренә суык тигән – табиб күзәтүе кирәк!Нәсимә эшеннән ял сорады да әнисенең авылдагы дөньясына күз-колак булып торуны үз өстенә алды. Ә Сәрия әбинең хуҗалыгы олы гына – ындырын тутырып бәрәңге, яшелчә утырта, бал корты үрчетә, абзары тулы мал-туар, кош-корт. Җитмеш икене тутырып килүче әби бер сыер, ике сарык, җиде каз һәм егермеләп тавык асрады. Балаларының: “Әнкәй, үзең өчен кайчан яшәрсең икән? Безнең янга күчәргә дә риза түгелсең. Әйдә, сыерны булса да сатабыз, мәшәкатең кимеп китәр!” – диюләренә моңа кадәр каршы торды ул. “Алмакаем”нан башка ничек яшим инде мин?” – дип, сыерын шапылдатып сөя иде.Кызы белән улы, әниләренең телә­генә каршы төшмичә, авылга ешрак кайтып, булдыра алганча булышырга тырыштылар. Тик менә авырып киткәч, Сәрия әби алдына яңадан малны киметү мәсьәләсе килеп басты.Обход вакыты. Сәрия әби инде икенче атна ята, көн саен табибларны: “Кайтармаслармы икән?” – дигән өмет белән көтеп ала. Тик һаман да үзе теләгән сүзләрне ишетми әле.Бүген яшь кенә табиб, кулындагы кәгазьләренә карап алды да, сүзен сораудан башлады:– Сәрия әби, сезгә ничә яшь әле?– Җитмеш ике тула. Яңа ел бәйрәменнән соң, балам.– Бик яхшы. Тагын күпмерәк яшәргә өметләнәсез?– Балам, Ходай күпмесен язган, шул тиклем яшисең инде, – дип, Сәрия әби көлеп куйды. Табибның соравы аңа бик мәзәк булып тоелды.– Сәрия әби, җитмеш икене тутыра алмаска мөмкинсез бит әле...Әбинең йөрәге бер туктагандай булды, бер, тиз-тиз тибеп, күкрәктән чыгарга омтылды. Җавап бирергә сүз тапмады хәтта.– Әйе, әйе, Сәрия әби. Сез болай ат урынына җигелеп, дөнья көтүегезне дәвам итсәгез, ышаныч юк. Сезне урынга калу көтә, йөрәгегез чыдамаячак...– Балакаем, нишләргә соң?! – Сәрия әби үзенең тавышын үзе танымады.– Ә сакланып яшәсәгез, йөз яшькә тиклем яшәвегез дә ихтимал...Шулай итеп, Сәрия әби сыеры белән сарыкларын сатарга ризалыгын бирергә мәҗбүр булды. Бөтенләй ятим калмас өчен тавыкларымнан булса да өзмәгез, дип үтенде.Нәсимә әнисе дәваланып кайтуга барлык эшне дә җайлап куйган иде инде. “Алмакай”ны күрше авылдан бер яшь гаилә алып китте, сарыкларны түбәнге очлар сатып алды. Ә казларны, өмә оештырып, уңган Нәсимә шәһәргә күчтәнәчкә әзерләде....Сәрия әби өенә кайтканына куанып туя алмады. Маллары булмавы беренче вакытта хәтта әйбәт кебек тоелды: хәле бик шәптән түгел, биле әледән-әле үзен белдерә. Ә тавыклар янына көненә бер чыгып, ашарга салу эшмени ул? Нигә күптән шул тормышка ризалашмаган икән?Яңа елдан соң әниләренең туган көненә Нәсимә кызы белән Даян улы гаиләләрен ияртеп кайтып тулдылар – боегып утырырга бер мизгел дә булмады. Күрше-тирә дә хәл белешеп торды. Сәрия әбинең кулыннан йон эрләү, оекбаш, шәл бәйләү эше төшмәде, шуның белән алданып, вакыты уза бирде.Мартның беренче көненнән үк табигатьтә яз сулышы сизелә башлады. Табигатьтәге үзгәрешләр олы кешенең күңелен дә тыныч калдырмады – Сәрия әбигә әллә каян хәл өстәлде, ул, элеккечә йөгереп-йөгереп, дәртләнеп, кар сулары белән кер юды, өй эчен, йорт тирәсен тазартты. Тик буш калган абзарга гына керү кыен иде аңа – сыерының мөгрәп каршы алуы, күпме ашатсаң да бәэлдәп көтеп торган сарыкларының тавышы ишетелмәгәч, Сәрия әби, үзен ничек юатса да, күңеле елый иде. Тавыкларының май башыннан ук өчесе чебеш чыгарырга утыруы гына кәеф өстәде, ә бал корты умарталарын җиләк бакчасына чыгарып тезгәч, үзенә эш табылуга Сәрия әби тагын бер шатланды.Кызының үгетләвенә ризалашуына ул беренче тапкыр көтү чыга башлаган көнне үкенде. Күрше-тирә, малларын чыгарып, авыл башына куып алып киткәч, өенә кереп елап җибәрде. Үз-үзен ятим итеп тойды ул шушы мизгелдә. “И-и-и, юләрмен дә инде үзем... “Алмакаем”ны нигә генә озаттым инде?!” Сыерын бик нык сагынганын әле генә аңлады Сәрия әби.Сәгать ун тулганын көтеп, өе эчен­дә бәрелеп-сугылып йөрде дә, матуррак киенеп, өске урамда яшәгән мәрхүмә апасының кызы Вәсиләгә юл тотты. Вәсилә туганының дөньясы бөтен: өе тулы җиһаз, абзарында төрлесеннән мал-туар, ишегалдында ике машина. Ире белән тату яшәде Вәсилә, балаларын да эш сөеп яшәргә өндәде.Сәрия әбине зурлап каршы алдылар. Хуҗабикә, тиз арада өстәл җыеп, агәбисен түргә утыртты да чәй белән сыйлый башлады. Бераз балаларны сорашып, авыл яңалыкларын тикшереп алгач, әби үзенең зарларын сөйләп китте:– Менә, кызым, мин дә ятим калдым бит әле...– Нәрсә булды, агәби? – Вәсиләнең йөзе качты.– Сыерсыз калдым бит! Ятим калу белән бер икән. Бүген генә шуны аңладым, кызым... – дип, Сәрия әби, елый-елый, бушаган йортында ямь бетүен сөйләп китте.Җитмәсә, балаларының бәрәңгене бакчаның яртысына гына утыртулары да эчен пошырды. Күршеләре алдында оят иде аңа.Вәсилә яраткан әбисен нинди сүзләр табып, ничек тынычландырырга да белмәде:– Авылыбызда бүген хәтта яшьләр дә мал тотмый. Аларның берсеннән дә пошынган сүз ишеткәнем юк, рәхәтләнеп, җиңел генә яши бирәләр. Вакыт узар, күнегеп китәрсең әле, елама, агәби...Вәсилә әбисе белән озак кына сөйләшеп утырды, аны үзенчә юатырга тырышты:– Сөтсез чәй эчмәссең. Бүгеннән, сыерымны сауган саен, Кәрим улымны үзеңә җибәреп торырмын, – диде ул.Өенә кайтырга чыкканда Сәрия әбинең кәефе бераз күтәрелгән иде. Күңелеңне бушатсаң, җиңелрәк булып китә шул! Юлда ул яшьтәше Рәзиләне очратты, аңа да сыерсыз калуын сөйләде...Кичен, маллар көтүдән кайта башлагач, Сәрия әби урамга капка төбенә чыкты. Күршеләренең малларына сокланып, күңеленнән үзенчә көнләшеп тор­ды. Ә кичке сәгать тугыздан соң Вәсиләнең улы Кәрим – ике литр, Рә­зилә оныгы аша – бер литр, тагын да өч күршесе сөт керткәннән соң Сәрия әбинең җиде литрлы чиләге тула язган иде.Күчтәнәчләргә куана-куана, рәхмәт­ләр укып, Сәрия әби сөтле чәй эчте. Шултиклем байлыкны инде ачытасы килми иде. Сөтне кайнатып, суыткычка куйсам, озаккарак җитәр, дигән уй белән чоланына чыгып, зур савыт карый башлады. Кинәт аның күзенә иске алъяпкычына төрелгән сепараторы чалынды. Ул җайлап кына алъяпкычны ачты, ничәмә еллар буена тугры хезмәт иткән булышчысына: “Сиңа да эш юк хәзер”, – дип сөйләнеп, аны ниндидер назлылык белән сыйпап куйды. “Ә нигә эш юк? Сөтем күп кенә җыелды бит! Каймак аертырга да җитә, чәйгә дә кала!” Үзенең уена үзе шатланып, Сәрия әби сепараторын өенә алып керде. Аны күне­гелгән хәрәкәтләр белән ләззәт­ләнеп җыйды.Ә каймагының тәмлелеге! Телеңне йотарлык! Аертылган сөткә исә катык ачыткысы салып куйды...Шушы көннән, әбине куандырып, авылдашлары көн дә сөт китерер булып китте. Сәрия әби, каймагы күп җыелып киткәч, маен язды. Суыткычы майга да, каймакка да, корыт-эремчекләргә дә тулып китте...Ә бер көнне әби, иртәрәк торып, зур сумкасына нидер төяп, маршрут автобусына утырды да район үзәгенә юл тотты. Кичкә таба авылына кайтып төшкәндә ул бик канәгать күренә иде. Тик беркемгә дә нинди йомыш белән йөргәнен сөйләмәде. Атнасына бер-ике тапкыр шулай йөреп кайтыр булып китте....Акрын гына җәй дә кими. Августның соңгы атнасында Сәрия әбигә терәлеп яшәгән күршеләрендә туй узды. Рәсүл белән Гөлшат кызларын кияүгә бирделәр.Алар белән Сәрия әби аеруча тату яшәде. Яшь аермасы байтак булу да моңа комачауламады. Сәрия әбинең – җиңел, йомшак холыклы, Рәсүл белән Гөлшатның ачык, кеше белән аралашучан табигатьле булуы араларын якынайтты гына. Туйга әзерлек барганда да, табын җыйганда да гөрләтеп ике туй уздырган Сәрия әбинең файдасы зур булды. Ул, күршеләренең мәшәкатьләренә чын күңеленнән куанып, бик тә мавыгып, катнашып йөрде....Туй көне. Урамны яңгыратып, җиңел машиналарга төялеп, кияү белән кунаклар килеп җитте. Өстәл артында сыйланып арыгач, кунаклар ял итәргә ишегалдына чыкты. Кызыклы уеннар, рәхәтләнеп биюләр китте.Менә шушы вакытта, барча кешене аптыратып, дүрт-биш айлык кызыл бозау җитәкләгән Сәрия әби пәйда булды. Бозавының муенына кызыл тасмадан эшләнгән зур бант тагылган, үзе акыллы гына, әби кешегә буйсынып, ияреп килә. Гармунчы уйнавыннан тынып калды...Сәрия әби Ләйсән белән кияү янына килеп басты да моңлы тавышы белән җырлап җибәрде:Әйдә, дустым, алып барамАлма коелган җиргә;Бер җырламый булмас индеДуслар җыелган җирдә!Таң атканын шуннан беләм –Күктәге аклык белән;Сез дусларны тәбрик итәмБүгенге шатлык белән...– Ләйсән кызым! Кияү балам! Сезне бүгенге күркәм бәйрәмегез белән котлыйм! Тормышыгыз да шулай ук матур, шатлыклы барсын! Гел әле­гедәй тату, бәхетле булыгыз! Сезгә авылдаш­ларыгызның барысы исе­мен­нән дә менә шушы бүләкне тапшырасым килә! Сәрия әби, йөрәгеннән чыккан җылы, матур сүзләрен әйтеп, бозауның бавын яшьләргә тоттырды.Авылдашлар бер-берсенә шым гына пышылдашты:– Менә Сәрия әби булдырды! Зур бүләк алып кергән!– Пенсиядәге кеше өчен бүләге бигрәк тә зур шул...– Әйе шул. Бозауны ничек алды икән?– Балалары булышадыр...– Ләйсәнне бик ярата, күрәсең, бүләген кызганмаган!– Ишеттегезме, бүләген “авылдашлар исеменнән” дип тапшырды. Нигә алай әйтте ул?Соңгы сорауга җавап берничә көн үткәч ачыкланды...Балаларына укырга кирәк-ярак алыр өчен район үзәгенә килгән Вәсилә, кибетләрне йөреп чыккач, авыл товарлары ярминкәсенә дә кереп чыгарга булды. Монда нәрсә генә юк: оекбашы да, шәле дә, ите дә, казы да, балы да, мае да, миллеге дә, җиләге дә...Вәсилә булган байлыкны күзәтеп йөргәндә, сатучылар арасында таныш йөз күреп, туктап калды. Каршысында пөхтә генә киенгән, елмаеп, бераз кыенсынып та Сәрия әби тора иде. Алдында товары – май, каймак һәм эремчек.Вәсилә, барысын да аңлап:– Әй, Сәрия агәби! Син беркайда да югалып калмассың! – дип, кычкырып көлеп җибәрде.Лариса САБИРҖАНОВА.