Көн тәртибендә нефть-газ тармагында хезмәттәшлекне ныгыту һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре булды.Иран нефть министры урынбасары нефть чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә Башкортстанның зур потенциалын билгеләп үтте.- Иран газ запаслары буенча Русиядән соң дөньяда икенче һәм нефть запаслары буенча өченче урында тора. Без бу өлкәдә проектларны гамәлгә ашыру буенча Башкортстан белән эшләргә әзер, – диде Мохсен Ходжасте-Мехр. - Мин Петербург Халыкара газ форумы мәйданчыгында Башкортстан стенды янында булдым һәм сезнең мөмкинлекләрегез белән таныштым. Алар бик киң.Башкортстан Башлыгы, үз чиратында, үзара хезмәттәшлекне оештыру өчен берничә тәкъдим билгеләде.- Башкортстан - нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртүче төбәк. Беренче нефть ятмасын 1932 елда эшкәртә башладык. Бу вакыт эчендә без нефть промыселы һәм геофизик җиһазлар җитештерү өлкәсендә компетенцияләрне арттырдык. Башкортстан предприятиеләре аны Русиянең эре компанияләре өчен җитештерә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Без бу