- Без Башкортстанны Русия Федерациясенең прогрессив төбәге буларак яхшы беләбез. Сезнең республикада нефть сәнәгате, фәнни мохит үсеш алган. Без бер-беребезне тулыландыра алабыз. - диде Сәед Реза Фатеми-Әмин. - Шулай ук туризм, технологияләр һәм сәүдә мөнәсәбәтләре өлкәсендә яхшы перспективаларыбыз барлыгына ышанам.Радий Хәбиров һәм Сәед Реза Фатеми-Әмин сәнәгать кооперациясе, компетенцияләр алмашу һәм Башкортстан белән Иран арасында хезмәттәшлекнең яңа формаларын кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.Әйтик, республиканың чит илләр белән тышкы икътисади эшчәнлеген оештыру үрнәгендә Радий Хәбиров даими эшләүче эшче төркем булдырырга тәкъдим итте. Анда Иран һәм Башкортстан белгечләре керәчәк.Иран һәм Башкортстан арасында товар әйләнеше күләме 100 миллион доллар тирәсе тәшкил итә. Радий Хәбиров бу күрсәткечне шактый арттыру өчен потенциал барлыгына ышаныч белдерде.Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтенә Иранга рәсми сәфәре нәтиҗәләре буенча «Юл картасы»н төзергә кушты. Яклар анда барлык өлкәләрдә үзара бәйләнешне ныгыту буенча конкрет адымнарны чагылдырачак.Фото: glavarb.ru