Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Радий Хәбиров җитәкчелегендәге делегация Иранда

Тегеран аэропортында кунакларны Иранның сәнәгать, рудниклар һәм сәүдә министры урынбасары Мөхәммәд Мусави каршы алды.Визит программасында берничә эшлекле очрашу, шул исәптән Иранның икътисади мәсьәләләр буенча вице-президенты Мохсен Резаи, министрлар һәм эре компанияләр җитәкчеләре белән. Моннан тыш, делегация вәкилләре сәнәгать һәм мәдәни-тарихи объектларда булачак, Башкортстанның инвестицион потенциалы презентациясен үткәрәчәк, шулай ук B2B форматында уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен перспективалы юнәлешләр турында фикер алышачак.- Русия белән Иран арасында ныклы эшлекле мөнәсәбәтләр барлыкка килде. Без Русиянең күп кенә төбәкләре белән хезмәттәшлек итәбез. Сезнең визитыгыз нәтиҗәсендә без Башкортстан турында да күбрәк белә алачакбыз, - диде Мөхәммәд Мусави.- Бу визит безнең өчен бик кызыклы һәм мөһим. Республика делегациясе составында – Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары һәм Иран белән хезмәттәшлек итүдә кызыксынулары булган эре компанияләр вәкилләре. Без икътисадның структурасы охшаш икәнен яхшы аңлыйбыз. Һәм бу өлештә без бер-беребезне тулыландыра алачакбыз, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Тагын бер бурыч – Иранны Башкортстан халкы өчен ачу. Шуңа күрә фикер алышырга ниятләгән мәсьәләләр арасында, әлбәттә, туризм да бар. Аерым алганда, без туры Уфа – Тегеран рейсын ачу белән кызыксынабыз.Фото: glavarb.ru