Ул талантлы җыр авторларын һәм башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, гражданнарның ватанпәрвәрлек хисен үстерү, музыкаль-эстетик һәм мәдәни тәрбиясенә ярдәм итү, Русия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту максатларында үткәрелә.Проектта 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге академик, эстрада һәм халык җырларын башкаручылар катнаша ала. Моның өчен 15 апрельгә кадәр patriotsongfest@yandex.ru. адресы буенча почтага гариза җибәрергә кирәк.Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8 (915) 467-72-31 телефоны аша белергә була.Фестиваль ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.Фото: culture.bashkortostan.ru