27-28 бүлекләр. Шушы уку йортында белем алып, ничә меңләгән егет кыз, олы тормыш юлына аяк баскан микән.Нинди генә атаклы хирурглар, атказанган табиблар бирмәгән микән бу уку йорты.Ә бит алар барсы да, нәкъ менә гади авыл кызы Альбина кебек, куркып кына беренче тапкыр эчкә узганнардыр.Төн йокыларын йокламыйча, имтиханнарга әзерләнгәннәрдер.
ЕГЕРМЕ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Шушы уку йортында белем алып, ничә меңләгән егет кыз, олы тормыш юлына аяк баскан микән.Нинди генә атаклы хирурглар, атказанган табиблар бирмәгән микән бу уку йорты.Ә бит алар барсы да, нәкъ менә гади авыл кызы Альбина кебек, куркып кына беренче тапкыр эчкә узганнардыр.Төн йокыларын йокламыйча, имтиханнарга әзерләнгәннәрдер.
Альбина дулкынланып ,шушы мәһабәт уку йортына таба беренче адымнарын атлады.Ап-ак халат кигән бер көтү укучыларга кызыгып та, сокланып та карады ул.Тегеләре генә көлешә-көлешә, нык адымнар белән, кабинеттан кабинетка йөрүләрен белделәр.Эх, менә хәзер мин дә, алар арасында, шулай ак халатымны киеп йөрсәм иде дип, уйлады Альбина.Тырышып-тырышып укыр идем.
Укытучылар, студентлар белән беррәттән,үзе кебек, әле яңа мәктәп бетереп, куркып кына, як-ягына каранып йөргән, кичәге мәктәп укучылары да күп очрады аңа.Кайсы әтисе белән килгән, кайсыдыр әнисен җитәкләгән.Әле сабыйлыгы да чыгып бетмәгән бу балаларның күзләрен күрсәң иде бер.Чишмәдәй саф карашларына курку да, соклану белән дулкынлану да , бар да сыйган.Альбина, кая барырга белмичә, песи кебек кенә басып, стенага барып сөялде.Авыл мәктәбе түгел бууу, дип уйлады ул, уку йортына сокланып карап.Айрат кая соң?Хәзер киләм, дигән иде бит.Шулай уйланып торганда, студентлар арасында бик таныш йөз күренеп китте.Үзен урап алган, озын буйлы, матур кызларга нидер аңлатып,Альбинага таба Айрат якынлаша иде. Мәхәббәт гәүдәсенә килешеп торган ап-ак халат кигән,озын буйлы, бик тә чибәр Айратны күреп , сискәнеп куйды Альбина.Нинди матур икән бит аның сөйгән егете.Ә ак халаты?Ничек килешеп тора үзенә.Әйтерсең, бер мөлаем, яшь кенә врач.Ул арада, Айрат сөйгән кызын күреп, кул болгап сәләм бирде дә, килгән төркемнән аерылып, Альбина янына килеп басты.Сәләм, матурым , диде ул.Озак көттермәдемме?.Мин үземнең эшләрне бетердем, хәзер менә синең белән йөрербез.Ә син нәрсә бик аптырап калдың әле, йөзеңә чыккан дип елмайды Айрат, Аннары :Без укыйсы уку йорты шушы инде,дип,көчле куллары белән кызны җитәкләп, икенче катка менеп китте.Әйдә Альбина, кабул итү бүлмәсе икенче этажда урнашкан, документларны тапшырыйк та, кайтып та китәрбез.Бәлки әле, өч вагонга да җитешербез диде ул, мәрмәр баскычларны санап.
Алар кергәндә, кабул итү бүлмәсендә хәйран гына чират җыелган иде.Бер урынга унбер кеше икән! диде шунда әкрен генә бер кыз әнисенә.Аны ишетеп, Альбинаның йөрәге сикереп куйды.Ничек, унбер кеше дип, куркып уйлап куйды ул..Айраат, әллә, бирмим микән.Әнә бит, бөтенесе әти әниләре белән килгән.Галстуклар такканнар, начальниклардыр инде, диде ул, егетенең колагына ук пышылдап.Минем кебек гади колхозчы балалары гүпчим юк бит монда.
Мин кергәндә, унөч кеше иде әле, кердем бит, дип елмайды Айрат.
Синең әтиең председатель булгач, бәлки ул да әзерәк ярдәм итми калмагандыр.Иии, Айрат, нишләптер куркам мин.
Бер кеше булышмады, Альбина.Дөрес, әти белән килдек.Мине җитәкләп йөрергә, син юк идең бит.Курыкма, артка юл юк хәзер.Ничек булса да керәсе яме, Альбина.
Документларын ничек кирәк, шулай тапшырдылар да,Айрат тиз генә тулай торактан сумкасын алып чыгып , вокзалга йөгерделәр.
Алар мыш мыш килеп җитүгә, тык -тык итеп,өч вагон да килеп туктады.Җитештек бит тәки, диде Айрат.Ату, Киров поездын озак көтәсе була иде.
Халык телендә "катык" дип йөргән, өч вагонга кереп утыргач кына, Альбина һавадан җиргә төште.Трамвай, троллейбуслар, халык ташкыны төшендә күргән кебек кенә тоелды аңа.Институт, ап-ак халат кигән студентлар, кабул итү бүлмәсе...Айраат, син булмасаң, бу хисләр ташкыныннан баш китә иде бит минем, диде, Альбина, арып тарып.Ничек яшиләр бу Казанда? Бөтен кеше ярышка чыккан диярсең, ары чабалар, бире чабалар.
Шуңа күрә, башкала инде Казан.Кереп, бер укый башласаң ияләнәсең инде ул,Альбина. Экзаменнарыңны бирә алсаң гына ярый инде, матурым.Икебез булгач менә ничек рәхәт бит.
Айраат, мин һаман бу трамвай белән тролейбусны аера алмыйм әле, дип елмайды Альбина, әкрен генә.Бер аера башлармын микән инде аларны...Альбинага терәлеп үк,утырып кайткан урта яшьләрдәге, матур гына апа кеше, аны ишетеп көлеп җибәрде.Ии, сеңлем ,мин ничә ел инде, калада торам, әле һаман кайчагында бутыйм, диде ул Альбинага карап.Аерырсың әле, тормыш үзе өйрәтә ул...
Һәр очраган баганага да туктап, кайта торгач, таныш җирләр дә күренә башлады.Өч тапкыр туктап алсак , төшәбез диде Айрат, сумкасын өстәге каттагы богажниктан алып.Әти килеп җиткәндер инде.
Мине утыртыр микән суң, урыны булырмы?диде Альбина борчылып.
Сине утыртмасалар, мин дә утырмыйм инде.Көн матур, җәяү кайтырбыз дип, Айрат , сөйгәнен җитәкләп тамбурга чыгып басты.Өч вагон, дөбер шатыр икенче юлга кереп , бераз барды да, вокзал каршына килеп туктады...
Әнә шулай, Казан юлын таптый торгач , әкренләп җәй дә уртасына якынлашты.Ә иң мөһиме иртәгә, институтта ,укырга керә алган бәхетле кешеләрнең списогын чыгарып эләчәкләр.
-Айрат, хәзер юлны беләм бит инде, иртәгә үзем генә барам дисә дә, Айратның Альбинаны көтеп утырырлык сабырлыгы юк иде.
Ничек инде Альбина?
Җәй буе йөргән йөргән, менә бүген, иң кирәкле көнне генә ничек бармыйм ди инде?диде Айрат, барабыыз.Балларың җитсә ярый инде.Синең генә түгел, минем йөрәк тә, кылтыр мылтыр килә әле монда.Үзем тапшырганда да болай дулкынланмаган идем.
Айрааат, мин иртәгә иртәрәк китәм әле .Вокзалга автобус белән генә барам, яме.Ату, Зилә апаның бик каты ачуы килә бит.Авырта башламасын тагын.
Айрат рәхәтләнеп көлеп җибәрде.Сиздең мени Альбина? Сиңа әйтмәгән идем инде.Өйдә хәлләр бар анда, чынлап та.Әти генә тыеп тора.Тавышың чыга икән, чыгам да китәм, үз үзең белән талашып ятарсың диде әле, кичә генә.Шуннан гына шүрләп тора бугай.
Мин керә алмасам сөенер инде,Зилә апа.Рәис абыең эшсез калдырмый бит, нигә кеше көлдереп, институт дип йөрисең диде инде , миңа да.
Юук, Альбина уйлама да, керәсең.Менә иртәгә , списокта синең исемне күреп, икебез дә сөенербез, алла бирса.Экзамен билгеләрең бик әйбәт бит, тырыштың...
—Альбинааа , ачуланмасаң, алайса , син иртәгә алдарак китәсеңме?Чынлап та, әни өчен куркып куям.Җенләнеп йөри ату.Үземнең эш белән барам диярмен әле.Синең керәсеңә ышанмый инде ул.Нишләп йөридер, дип утыра әнә.
Әниең түгел, мин үзем дә ышанмыйм инде, Айраат.Гомер булмаганны, бер урынга унике кеше булган.Әллә бөтен укучылар, врач булырга маташа инде...
Икенче көнне вокзалда очрашырга сүз куешып, өйләренә кереп китте Альбина белән Айрат...
Һәм менә алар, Казан урамында пар эзләр калдырып, медицина институтына ашыгалар.Бүген, Альбинаның гомерлек язмышы билгеләнә.Керә алырмы ул, юкмы.Гомер буе врач булырга хыялланган өметләре акланырмы?
Институтка кереп, алар ике баскычны бер итеп, икенче катка менделәр дә,йөзләгән укучы арасына кереп тә югалдылар.Һәр бала, берсен берсе этә этә үз фамилиясен эзли.Кайсыдыр кычкырып елый, кайсыдыр сөенечтән, кулларын чәбәкләп, "һавага" сикерә.Альбина да стенага эленгән озын-озын , әллә ничә списокны ашыга ашыга карап чыкты.Ашыктым бугай, мин булырга тиеш дип, тагын тагын тикшерде.Ләкин ни Айрат, ни Альбина үзе , аның фамилиясен тапмадылар.Агарып калган яңаклары буйлап,тәгәрәп төшкән тозлы күз яшьләрен , кулы белән сөртеп , Айратка карады Альбина..
ЕГЕРМЕ СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
Бер мизгелгә Айрат үзе дә каушап куйды.Аңа Альбинаның күз яшьләре, йөрәге аша үтеп, үзенең күңеленә тама сыман тоелды .Неужели берәр начальник баласы Альбинаның урынын алган?Шул кадәр тырышып укыды, билгеләре дә яхшы иде бит, дип уйлады ул.Нишләргә, ничек юатырга?..
Айрааат!Айрат диим..Альбинаның эндәшүен әлләәә каян, ерактан ишетте Айрат.Үз уйларыннан тиз генә айный алмыйча интекте ул.Керергә тиеш иде бит аның сөйгәне, керергә тиеш иде.Аның хәтле ярдәмчел, кешеләрне дәвалау теләге булган кеше, бар микән соң әле монда?...
Мин кермәгән булам мени инде Айрат?Айрааат , ишетмисеңме суң мине?дип күлмәк җиңеннән тартты Альбина.Зилә апа значит белеп әйткән.Минем кебек тирес кортларына урын юк монда.Төннәр буе укыдым да укыдым бит.Ә зрә....Альбина елаудан туктап, Айратына карады.Әйттем бит Айрат, монда минем кебек колхозчы балалары юк дип.Бәлки киләсе елга кереп карармын әле,име?Альбинаны кызганудан ,Айратның үз йөрәге елый иде хәзер.Ашыкма әле матурым, ашыкма диде ул.Алай гына бирешә торган түгел бит без.Әйдәле, әнә уңдарак тагын бер список бар бит әле.Аны карамаганбыз.Ничек онытканмын?
Нинди список дисең, көләсеңме суң сиин? Безгә кайтып китәргә "катып" поездының списогы шту ли?
Бер ара,очып китә алмый газапланган кош сыман, бәргәләнгән Айрат, шыпырт кына көлеп җибәрде.Янында басып торганнар сәерсенеп аңа карадылар.Нинди поезд дидең, Альбина ?диде ул , кызның колагына пышылдап..Катып түгел, катык поезды ул .Суык анда.Катып йөргән кешеләр, аны шуңа катык дигәннәрдер.Йөри башлагач үзең дә белерсең әле...
Ии, Айрат син шуннан көлеп торасың, кызыкмы инде сиңа шул?Катыкмы, катыпмы, миңа хәзер баребер бит инде.Укырга кермәгәч , нәрсәгә ди ул миңа өч вагон..
Юк, барыбер түгел, кил әле монда.Әйдә менә тагын бу списоктан карыйк әле башта.Аннары аңлатырмын.
Альбина күңеле төшеп, теләр теләмәс кенә , белдерүләр тактасына эленгән списокка күз салды да, ходай рәхмәте белән, списокта икенче урында ук торган фамилиясен күреп, аптырап Айратка карады .Сөенергә дә, көенергә дә белмәде ул.Бары Айраты күтәреп , зыр әйләндереп куйгач кына, ниндидер яхшы хәбәр икәнлеген аңлады.
Кергәнсең Альбина!Кергәнсең!Менә бит синең исем, фамилияң икенче генә тора.Син студентка матурым!Айрат сөйгәнен кочаклап үбүдән чак тыелып калды.Орчык кадәрле генә, сап сары кыз өчен шулай өзгәләнгән матур егетне күпләр күзәтте.Кеме микән соң ул, бу кызның? Әтисе дисәң үзе дә малай гына.Абыйсы дисәң кап-кара.Йөргән кызы өчен шулай җан атучыны- егете дип уйлаучы да булмагандыр.
Ничек студентка булыйм ди инде, Айрат.Ә бу нинди список суң?
.Монсы резервный список ул.Институтка да, техникумнарга да унбиш егерме кешене артык алалар.Чөнки кайберләре беренче айда ук кире уйлыйлар, кайберләре авыр дип укый алмый.Менә шул киткән студентлар урынына, шушы списокка кергәннәрне алалар.Билгеле тырышып укыйсы инде.Безнең группадан бер ел укыгач та өчәү ташлап китте әле.Берсе авыр дип, икесе икенче институтка күчтеләр.Врач безнең өчен түгел , ялгышканбыз дип, юридическийга киттеләр.
Вәт чуртларны син аны, баштарак уйламаганнар мени?Мединститутка кергәч, врач булып чыгасыларын белмиләр шту ли?Әле шулар аркасында, врач булып туган укучылар укырга да керә алмый калгандыр.
Синең шикеллеләрме? Шулай инде Альбина, законы шундый бит.Аннары ,уку да җиңел түгел монда.Кеше гомере.белән эшләргә туры киләчәк бит.Ә сиңа мин ышанам.Бернинди ярдәмсез, блатсыз кергәнне,бик тырышып укырсың да әле.
Димәк мине алганнар Айрат.Значит мин, Золушка -мед.институты укучысы?
Әйе, Альбина, әйе дим бит.Хәзер әйдә общежития белешик тә," катып" поездына йөгерербез, диде Айрат катып сүзенә ,елмаеп ,басым ясап.
Альбинаның бер көләсе, бер елыйсы ..Бер җырлыйсы, бер тынып каласы килде.Нинди хисләр урап алганын үзе дә аңламады .Бу дөньяда үзен иң бәхетле кеше итеп тойды ул бүген.Тырышсаң була икән , дигән төшенчәнең дә асылына бүген төшенде Альбина.Ничек уку йортыннан чыкканнарын,ничек тулай торак белешкәннәре, болар бар да төшендә күргән кебек кенә тоелды аңа. Айратның- син студентка дигән, шушы ике сүзе , гомер буена иң кадерле сүз булып , галәм киңлекләренә илтеп ташлады да, шуннан кайта алмыйча йөрде Альбина.Тагын да шул, өч вагонга утыргач кына, мин кая?дигән сыман, Айратка карап куйды ул.
Тәки кердем бит, Айрат.Шундый курыккан идем .Ярый әле, өстәмә кешеләр дә алалар икән , диде ул.Сразу шул списокка тыксалар нәрсә була инде, име.Син булмасаң, мин белми дә идем бит.Кермәдем дип, елап кайтып киткән булыр идем.
Әйе, Альбина кердең.Котлыйм!Синең өчен, мин арып беттем бүген.Дус малай да , шул списокка эләгеп кенә кергән иде.Хәзер әнә группада иң яхшы укучыны, ул дисәң дә була.Ул список турында үзем дә онытып җибәргәнмен.Чөнки синең керәсеңә, йөз процент ышанган идем.
Ну барыбер кердем бит Айрат.Кердем!Альбинаның вагонга кергән һәр кешене кочасы, үбәсе, сөенече белән уртаклашасы килде.Андагы бөтен кеше дә, үзе кебек шат, бәхетлеләр булып тоелды аңа.
Айрат Альбинаның бер урында утырып тора алмый кыбырсынганын, күзләрендә балкыган шатлык нурларын күреп, үзе дә шул алтын нурларга күмелде.Быелдан икәү бергә , бер уку йортында укыячак алар.Атналар буе берсен берсе зарыгып көтәргә дә туры килмәс.Бергә китәрләр, бергә кайтырлар , Аллах бирса.Менә бүгеннән берәү дә, аларның бәхетләренә күләгә булып ята алмас.
Сөенечен тыя алмыйча, Альбина елмаеп , борынын өч вагон тәрәзәсенә төртте.Юл буенча җәйрәп яткан басу кырларга,вакыт-вакыт күренеп калган тасмадай зәңгәр инеш, елгаларга карап сокланды.Поезд артыннан кул болгап йөгергән каен кызларына, чыршы наратларга , күңеле белән кул болгап, сәләм бирде.Айратны да менә хәзер үк, кысып-кысып кочаклыйсы, чәчләреннән сыйпап назлыйсы, үбәсе килде Альбинаның. .Вакыт вакыт очрашкан гашыйк күзләр сүзсез генә серләшеп, тирә юньгә нур сиптеләр.Күренмәс җепләр белән бәйләнгән ике яшь йөрәк, бәхеткә әверелгән хисләр дулкынында тирбәлделәр.
Тиздән кайтып җитәбез, диде Айрат Альбинага.Әти килмәстер, автобус белән генә кайтырбыз инде.Кайчан кайтасын әйтмәгән идем.
Айрааат, Рәис абый гел безнең көйне көйләп йөрмәс бит инде.Ярый әле әйтмәгәнсең.Мондый шатлыклы көндә, җәяү генә , йөгереп кайтырга да риза бит мин.Рәхмәт сиңа матурым, рәхмәәт!
Менә өч вагон аларның яраткан поселокларына тукталды.Вагоннан төшеп,вокзал баскычына таба бер ике генә адым атлаганнар иде, Альбина әти әнисен күреп, сөртенеп куйды.Ничек итеп, үзенең җиргә килеп төшкәнен сизмичә дә калды ул.Вәт исерекне аны, дип көлде Альбина.Айрааат , сөенечтән исерәсең дисәләр, ышанмас идем.Менә бүген үзем исерек мин, үзем !Кычкырып җырлап җибәримме әллә?
Юук, юк дип , кызга кушылып көлде Айрат.Җырлап та җибәрсәң, тучны эчкән болар дип әйтерләр тагын.Бер җырларбыз әле.
Әниии, кердем мин, кердем .Кызыгыз укырга керде дип, ашыга ашыга, баскычтан югары үрмәләде Альбина.Әйтерсең, менә хәзер үк әйтеп җитешмәсә,соңга калыр кебек тоелды аңа.
Шулаймы?Поездан төшеп, рәвешеңне күрүгә , төшендек инде.Молодец,кызым, диде әтисе.Без үзебез дә, өйдә түзеп тора алмадык, кайчан кайтасыңны белмәсәк тә, вокзалга килеп бастык менә.Айрат, сиңа да бик зур рәхмәт улым.Синең өлешең инде бу.Беренче класстан бирле булышып тордың бит.
Сезгә дә рәхмәт , Камил абый!Альбина үзе дә бик тырышты, мин генә булышып , файда булмас иде, дип Альбинаны җитәкләп, автобуска таба киттеләр...
Алар шулай,көлешә-көлешә кайтып җиткәндә, капка төбендә әрле бирле йөреп торган Фәгыйлә әби дә күренде.Аның да борчылганы, йөрешеннән үк сизелеп тора иде.Дәү әни, кердем!Булды!Синең догаларың, теләгән теләкләрең чынга ашты диде Альбина, әбисен кочаклап.Мин хәзер студентка, мед.институтында укучы.Дәү әнисен кочаклаган килеш,аның күзе Айратлар тәрәзәсенә төште .Бүтән вакытта гел очрап тора, бүген кая соң әле бу Зилә апа?дип уйлады ул.Юлымда очраган булса, бернигә карамый, аны да кочаклап үбкән булыр идем...
Дәвамы бар
(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)