Дан турында сорау бирә берәү. Акыллы һәм тыйнак кеше мондый сорауларга җавап кайтармаска тырыша: “Юк, мин үземне данлыклы (танылган, популяр, һ.б.) кешегә исәпләмим”, - дип котыла. Ә мин, юләр, алай итеп өлгерәлмәдем һәм уйга калдым. Мин үземне популяр, танылган кеше дип исәплим икән. Нык тыйнак булгач, моны бөтен адәмгә дә әйтеп йөрмим инде, тик кайберләре үзләре төшенәләр. Гомер буе шундый булганмын икән - игътибар үзәгендә. Әни белән бергә савымчы булып эшләгән Зөһрә апа сөйли: - Әле килен булып төшкән генә чагым. Урамнан узып барам. Капка буендагы комлыкта бер дүрт-биш яшьлек малай уйнап утыра. Матур итеп киендергәннәр. Чибәр үзе шундый. Болай гына узып китәлмәдем, янына килеп сәлам бирдем дә ул эндәшмәгәч кепкасын күтәрдем. Башыннан сыйпап, аркасыннан сөеп үтәсем килде. Теге малай башын да күтәрмичә, бик вәкарьле итеп: “Әй, фәлән-фәлән нәрсә, ни пычагыма минем кепкага тиясең, урынына төшер,” - диде аты-юлы белән. Өйгә кайтып сөйләгән идем, берсенең дә исе китмәде: “Әнүзә малаедыр