Олы Кайбыч мәдәният йортында үткәрелгән бәйге ике биремне үз эченә алды. Гаиләләр жюрины фойедан ук җыр-бию белән каршы алды. Милли гаилә ризыклары күргәзмәсен дә тәкъдим иттеләр. Шәҗәрә ясау һәм анда гаилә династиясен тасвирлау, кадерле һәм истәлекле ядкәрләр турындагы материаллар, альбомнар булу да — фестивальнең шарты иде. Бу биремгә әзерлекккә дә һәр гаилә җаваплы караган. Кунакларны һәм катнашучыларны сәхнәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сәламләде. Альберт Илгизәрович фестивальнең зона турын үткәрү урыны итеп Кайбычны сайлаулары өчен рәхмәтен белдерде. Фестивальдә катнашучыларның чыгышларын Гөлнара Зәкәриевна җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Бәйгенең төп өлеше сәхнәдә үтте. Катнашучылар концерт номерын һәм шәҗәрә презентациясен үз эченә алган визит карточкасын күрсәтте. Жюри нәтиҗә чыгарган арада, районның мәдәният хезмәткәрләре тамашачыларга матур җырларын бүләк итте. Фестивальнең зона турында Кайбыч районынна
Кайбычта «Без тарихта эзлебез» шәҗәрәләр фестиваленең зона туры узды
18 марта 202518 мар 2025
1 мин