Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Ә кулыңда синең сирень иде

17-18 бүлекләр. Әни нигәдер уйга чумдыыы...Юкка гына түгелдер, әнине мондый кыяфәттә күргәнем юк иде әле, дип Альбина сиздермәскә тырышып , бер әтисенә бер әнисенә карап алды.Сания кызының сорау тулы күзләрен күрмәмешкә салышып, өстәл әзерли башласа да, кызының үзенә төбәлгән күз карашын сизде , күңеле, йөрәге белән сизде ул. УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Әни нигәдер уйга чумдыыы...Юкка гына түгелдер, әнине мондый кыяфәттә күргәнем юк иде әле, дип Альбина сиздермәскә тырышып , бер әтисенә бер әнисенә карап алды.Сания кызының сорау тулы күзләрен күрмәмешкә салышып, өстәл әзерли башласа да, кызының үзенә төбәлгән күз карашын сизде , күңеле, йөрәге белән сизде ул.Ничәмә ничә еллар узды, тынычлана алмады инде бу Зилә, дип, ялгыш ычкындырдыыым, ялгыыыш.Хәзер әнә Альбина тынычлана алмас , серләремне белмичә туктамый инде бу кыз, дип уйлады Сания.Әйе, кызының холкын бик яхшы белә шул ул.Альбина хәзер, чынлап та әнисен тынычлыкта калдырмас.Күпме еллар, йөрәгемә яшеренгән серләремне сөйлисе булыр микән инде

17-18 бүлекләр. Әни нигәдер уйга чумдыыы...Юкка гына түгелдер, әнине мондый кыяфәттә күргәнем юк иде әле, дип Альбина сиздермәскә тырышып , бер әтисенә бер әнисенә карап алды.Сания кызының сорау тулы күзләрен күрмәмешкә салышып, өстәл әзерли башласа да, кызының үзенә төбәлгән күз карашын сизде , күңеле, йөрәге белән сизде ул.

УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Әни нигәдер уйга чумдыыы...Юкка гына түгелдер, әнине мондый кыяфәттә күргәнем юк иде әле, дип Альбина сиздермәскә тырышып , бер әтисенә бер әнисенә карап алды.Сания кызының сорау тулы күзләрен күрмәмешкә салышып, өстәл әзерли башласа да, кызының үзенә төбәлгән күз карашын сизде , күңеле, йөрәге белән сизде ул.Ничәмә ничә еллар узды, тынычлана алмады инде бу Зилә, дип, ялгыш ычкындырдыыым, ялгыыыш.Хәзер әнә Альбина тынычлана алмас , серләремне белмичә туктамый инде бу кыз, дип уйлады Сания.Әйе, кызының холкын бик яхшы белә шул ул.Альбина хәзер, чынлап та әнисен тынычлыкта калдырмас.Күпме еллар, йөрәгемә яшеренгән серләремне сөйлисе булыр микән инде?...Эх, бу телнеее!Кызы аңлармы аны?Менә сезнең аркада , мин сөйгәнем белән рәхәтләнеп очраша алмыйм , димәсме.Юуук, болай булмый, бүген үк, эштән кайтуга сөйләп бирәчәкмен, дип уйлады Сания.Нәрсәдер яшерүдән мәгънә юк хәзер.Елмайгандай итеп, өстәлгә ипи кисеп куйды, маен, конфетларын дигәндәй.
Әйдәгез әле, ашап алыйк диде ул ниһаять , үзен кулга алып.Кызым, дәү әниең , бүлмәсендә түгелдер бит.Кайчаннан бирле тавыш тыны юк.Тиз генә күз атып кил әле бар, дип Фәгыйлә әби бүлмәсенә карап ым какты.
Син нәрсә инде әниии?Кайчаннан.бирле сөйләшәбез, сөйләшәбез, дәү әни бу гомер бүлмәсендә ята дип уйлыйсыңмы суң сииин?Мин чишмәгә киткәндә үк инде , ахирәтем янында булырмын дигән иде.Шул күршедә генәдер инде.
Ярар алайса, кайтыр.Әйдә Камил, утыр син дә.Ашарга җылынган.Мыр-мыр килеп йөрмәле, диде Сания, үзенең ни әйткәнен дә аңламыйча.
Альбина белән әтисе көлеп җибәрделәр.Әниии, синең башыңда нәрсә суң бүген.Колагыңа чит ят тавышлар ишеләме суң синееең?Әтинең ых иткән тавышы да юк бит.Мырлама дип торасың, дип көлүен белде Альбина.Ә үзе бик яхшы сизде, әнисе уйлары белән кайдадыр башка җирдә йөри.Тик менә кая?Дәү әнинең аянычлы язмышын белдем, хәзер әнинекен дә белергә кирәәк.Нәрсәгә Зилә апа безгә дошманга караган кебек карый...Ә сәбәбе бар моның.Бааар..Зилә апа белән әнинең бер берләренә якты чырай күрсәтмәүләре юкка гына түгел.
Альбинаның барсын да тизерәк беләсе килеп йөрсә дә, сорарга җае чыкмады.Әнисе дә шуны сизенгәндәй ,я Фәгыйлә әби , я ире янында чуалды.
Ярар, кич белән дәү әни йокларга иртә ята, шул вакытта сөйләтермен дип, Альбина бүлмәсенә кереп дәресләрен кабатларга утырды...
Саниянең дә тынычлыгы качты.Инде еллар узып, онытыла барган вакыйгаларны бер бер артлы күз алдына китерде ул.Ләкин һәр хәтирә керфекләренә яшь бөртекләре кундырды.Кызым күптән буй җиткән, мине аңлар дип уйлады Сания.Аңлааар...
Сания!Хатыын дип , иренең җилкәсеннән тотуыннан кире чынбарлыкка әйләнеп кайтты ул.Бүген әллә нинди син хатын, аргансыңмы, бар әнә спальныйга кереп ятып тор әле.Кичке савымга хәтле вакыт бар , диде Камил.
Әйе, шул , ардыра.Иртүк торасы бит. Әллә бозаулар карарга күчәсе инде, дип Сания йокы бүлмәсенә кереп китте.Чишенеп тә тормыйча караватына ятты да, кабат зәңгәр томаннар артында калган яшьлеге янына йөгерде.Ә бала чак, яшьлек еллары бик рәхәттә узмады шул аның.Әтисе хәйран гына салырга яраткач, иптәшләре алдында йөзенә дә күп кызарырга туры килде.Лыкма исерек әтисен күргән, нинди генә балада әтисе өчен оялу хисләре уянмый икән инде ул.Юктыр, ул андый бала.Әле бер елны сабантуйда иптәш кызы белән йөргәндә, Саниягә күз атып йөргән егет тә килеп кушылды боларга .Шул вакыт, гөнах шомлыгына каршы әллә кайдан гына әтисе килеп чыкты бит.Ап-ак күлмәкләре кап-кара булган, чалбарлары төшкәән...Кесәсеннән чәки шешәсе бүлтәеп тора..Шул вакытта иптәш кызы:Сания, әнә әтиең, дип бармак төртеп күрсәтмәсенме .Оялудан җир тишегенә кереп китәрдәй булган иде , ул көнне Сания.Шунда да әле бар көчен җыеп көлгән булып, кая күрәсең минем әтине?Әти түгел бит ул , дип иптәш кызына төрткән иде.Иии, ул вакытлар...Егете дә сизгән булгандыр инде, күрмәмешкә генә салышкандыр.Әти шулай эчеп йөрмәсә, мин дә бәлки сыер савып йөрмәс идем.Әнинең бик укытасы килгән иде дә мескәнкәемнең, юк шул дүрт балаа.Ашатсынмы, киендерсенме..Сания үзе дә берәр ел акча эшлим дә укырга керәм дигән иде дә, син дигәнчә генә түгел шул ул бу дөнья.
Юук, тормышымнан зарланмыйм, аллам сакласын дип уйланды Сания.Бик әйбәт, яраткан ирем , үз кызы кебек күргән әнкәй...Алмадай балаларым бар.Ә ул, сабантуйда йөргән егетемне яраттым микән сооң?Алай дисәң инде, ике-өч ел йөрмәгән булыр идем .Танышуыбыз гына бигрәк кызык булган иде.Авыл зур булгач ике мәктәәәп.Шул икенче номерлы мәктәптән волейбол ярышына егетләр килде ул елны.Кызлар белән ярыш карыйбыз дигән булып, егетләрне карап тора идек.Шунда бер озын буйлы бик матур егетнең аткан тубы, миңа тиеп ,әйләндереп егып атмасынмы.Барсы шаркылдап миннән көләләр.Теге мескен егет куркудан, йөгереп килеп күтәреп тә алды,тренер урындыгына утыртып та куйды.Шул вакытларны искә алып Сания, үзенең кычкырып көлеп җибәргәнен сизмичә дә калды.
Хатын төшләнеп ята бугай, дип Камил Сания янына ашыкты.Ләкин хатынының йокламыйча көлеп ятканын күреп, үзе дә рәхәтләнеп көлеп җибәрде.Хатын шту то, не то бүген синең белән, диде ул көлеп.Нәрсә исеңә төште тагын?
Ашханәгә кергәч, карабодайның урысчасын әйтә алмыйча, бер беребезгә карашып торган кылт итеп искә төште әле дип, алдады Сания.Синең черный, черный дип торганың әле дә истә , дип тагын да көлә башлады ..Бу юлы инде чынлап та , ире белән шәһәргә барганы күз алдына килде аның.
Ник, Сания, мин генә түгел, үзең дә әйтә алмыйча азаплана торгач: картушка! дигән булып,бәрәңге ашап кайтканыек биит.
Әйтмә дә инде Камил, таза миңгерәүләр име, төртеп күрсәт инде.Ул вакытта карабодай юк та иде бит әле, ашыйсы да килгәндер инде.
Үзең бит, дилавай гына, картушка дигән булдың.Ярый ,чеп чи авыл балалары , картушка белән хлебны белдек инде без.Камил үзе дә,көлә-көлә хатынын кочаклап, мендәргә башын төртте.Сания бик бәхетле иде бу минутларда.Үткәннәре турында уйларга башка теләмәде ул..
Шулай сөйләшеп ята торгач, кичке савымга да вакыт җитте.Минем барасым юк инде , Сания.Әйдә шулай да,әллә ни эш тә юк , барыйм әле синең белән.Булышырмын да, диде Камил...Әти - әнисенең иңгә иң куеп , сөйләшә-сөйләшә ,урам буйлап төшеп киткәннәренә сокланып карап калды Альбина.Бер берсен яраталар, хөрмәт итәләр , дип уйлады ул.Әтием дә әйбәт.Эчми , тартмый, безнең өчен "үлеп"тора.Зилә апа белән генә араларында нәрсә бар менә.
Дәресләрен хәзерләп,сумкага китапларын тутырды да,Альбина һаман да шул оекбаш бәйләп утырган әбисе янына чыгып утырды.
Дәү әниии, җәйгә хәтле бәйләп бетерә аласыңмы суң син боларныы?диде ул көлеп.Бәйлисең дә, бәйлисеең..
Бәйләвеннән туктамый гына Фәгыйләтти үзе дә көлеп җибәрде.Әйе шул балам,күберәк биләмдә йөрсәң, җәйгә дә бетмәс әле.Аннары нидер уйланып утырган оныгына карап, анагыз белән ниндидер сәер бүген сез.Ул-бу булмагандыр бит? дип, күзлек астыннан гына , оныгына карап куйды.
И, дәү әни, нәрсә дип әйтим .Һаман да шул Зилә апа инде.Гел обижать итеп тора бит.Бүгендә ,Айрат янына якын килмә, дип кычкырды әнә.Әгәр тагын киләсең икән, үзеңә үпкәлә, җаен табармын диии.
Аллам сакласын!Әшәке кешедән бөтенесен көтеп була шул ул.Ну балам, син куркып торма, Минем үземнең авыз пешкәч, бозымнар турында да күп укыдым.Хәзер аннан ничек саклануын беләм мин.Догаларын укымый калганым юк.Үзем исән чакта, курыкма .Ходай ярдәменнән ташламас.
Шулай мени дәү әни?Син үзеңне дә тәки бозганнар дип уйлыйсыңмы?Мин дә шуннан куркып йөри идем шул, сиңа әйтергә генә әллә ничек, читенсендем.
Бозым булгандыр инде балам.Шулай булмаса, яраткан кешемне ташлап, бабаңа килмәс идем.Ну ахыры аянычлы бетә шул, кызым.Ул эшкә үк, бармастыр дип беләм Зиләне.
Ә Зилә апа безне нигә яратмый , дәү әни? Син берәр нәрсә белмисеңме?Хәким абый өчен генә алай кыйланмый бит инде ул , име?
Юктыр дип беләм, Альбина.Хәкимне бар дип тә белми бит ул.Әниеңнән сора әле бер яме,миңа ярамас...
Нәрсә ярамас, дәү әни?Хатын кыз серле булырга тиеш ,дигәч тә, бөтенесен эчкә җыеп ятасы шту ли, давай белгәнеңне сөйлә әле.
Фәгыйлә әби, ишеккә карап, нидер сөйләргә теләп авызын гына ачкан иде, А-би-на!дигән тавыш ишетеп туктап калды.Айратың мәллә кызым? Ул гына сине шулай матур әйтә, дип елмайды.
Альбина бер яктан Айрат тавышын ишетеп сөенсә, икенче яктан , әбисенең ярты юлда бүленеп калганына нишләргә белмәде.
-Дәү әни, син дә нәрсәдер беләсең значит.Сөйләрсең әле яме, дип ишек ачарга йөгерде.
Ә, ишек төбендә чәчәк букеты тотып торган егетен күреп, бар дөньясын онытты Альбина.Башын Айратның җилкәсенә куеп, бер мәлгә тын калды ул.Әйтерсең лә, кичә генә хушлашкан алар.Шушы бер атна аерылып тору булмаган да.
-Айрат, мин бит сине иртәгә генә көткән идем.Ничек сагынганны белсәң иде син?диде ул.Ә аннары керфекләрен түбән төшереп, онытырсың дип тә курыккан идем, дип ,Айратына күтәрелеп карады.
Онытты дисеңмее?Альбина, мин сине онытты дисеңмеее?диде Айрат, Альбинага яратып карап. Минут саен исемә төшеп торасың син, матурым ,Золушкам минем дип , кулындагы чәчәк бәйләмен сузды ул.Сиреньнәр юк әле пока, менә хризантемалар...
Рәхмәт Айрат, рәхмәт.Әйдә син, алайса дәү әни белән күрешеп чык, ә мин киенә торырмын диде Альбина.Ул да сине сагынды инде..
Ак береты астына , сары чәчләрен кыстырып, көлсу плащын киеп Айрат белән әбисе янына чыкты Альбина.Мин әзер.Дәү әни без киттек, әниләргә әйтерсең яме, диде дә, урамга чыгып киттеләр.
Капкадан чыгуга, усал көзге җил, көтмәгәндә генә Альбинаның җиңел береткасын очыртып та төшерде.Айрат көлә көлә ,шул ак фитр беретканы җирдән күтәргән вакытта, Альбинаның күзе каршы як өйнең тәрәзәсенә төште...

УНСИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Пычранмадыыы, әле ярый җирне яфраклар каплаган дип, Айрат көлә-көлә беретканы Альбинаның башына киертте.Ләкин кызның гына шаккатып, урам аркылы урнашкан зур, кирпеч өйләренә карап торганын күреп, үзе дә шул якка борылды.
Нәрсә Альбина, җеннәр күрдеңме әллә анда ?диде ул көлеп.Гөлләрдән башка берни дә юк бит.Ә менә әнисенең маңгаен тәрәзәгә үк терәп,Альбинага бармак янавын күрмичә калды Айрат.Тегесе дә, менә хәзер малаеның борыласын сизеп, штора артына качып өлгерде.Дөрес,Айрат , үзе дә нидер сизенгәндәй,урам якка караган тәрәзәләренә карап-карап алды.Ләкин анда берни дә күрмичә- Әйдә Альбина, уңгамы ..сулгамы, дип елмайды .Әллә парккамы? ..
Паркка диде Альбина.һәм ике гашыйк ,шат елмаеп , көзге моңнарга уралган паркка таба юл алдылар.Искән көзге җилдән ,бөтерелеп яуган яфраклар яшьләрнең әле иңнәренә, әле кулбашларына кунды.Җиргә сибелгән яфраклар, шыбыр-шыбыр килеп, көзге җырларын җырлады.
Менә шушы сары яфрак нәрсәдер әйтергә теләп, пышылдый кебек миңа, диде Альбина, җирдән иелеп, сарылы кызыллы өрәңге яфрагын кулына алып.Сиңа да шулай тоелмыймы?
Әйе Альбина, чынлап та безгә карыйлар кебек алар име.Агачлар да әнә, яфраклары коелганны моңсу гына күзәтәләр сыман.Телләре булса, нәрсә сөйләрләр иде микән алар?..
Нәрсә сөйләрләр идемее? Болар һаман бергә икән ,диярләр иде, шулаймы?дип Альбина кулындагы яфракка карап, елмаеп куйды.
Әнә шулай сөйләшә-сөйләшә , бәхеттән балкыган Альбина белән Айрат,көз исенә исереп утырган паркка да килеп җиттеләр.Ике ягына ярым шәрә агачлар тезелгән сукмак буйлап,тагын да эчкәрәк узды алар.Урта бер җирдә, көрән төскә буялган , артлы агач эскәмия дә күренде.Безнең эскәмия бүген буш, әйдәле башка егет кызлар утырганчы утырып калыйк , дип Айрат шул якка таба атлады.
Көзнең үз матурлыгы име , диде Альбина, эскәмиягә хуҗа булган яфракларны кулы белән сыпырып..Түлке менә бу мендәр болытларны гына, кулым белән этеп куясым килә.Алар артыннан ай ,йолдызлар чыга алмыйча азапланып торалардыр кебек.Көз көз инде име , Айрат.Көннәр дә, ничектер сагышлы кебек.
Хәзер уза да китә бит Альбина, көз дә, кыш та.Аннары ямьле җәй дә җитәр.И без тагын бергә укый башларбыз.Син генә, укуыңны аксатма инде , тырышып укы яме.Институтка укырга керүе җиңел түгел.Бигрәк тә химия, биология дәресләренә ныклап әзерлән.
Тын гына утырган Альбина, озын керфекләрен күтәреп егетенә карады.Әйе, тырышам инде Айрааат.Ә син укый торган җирдә, матур кызлар күпме? Барысы да нәчәлник балаларыдыр инде име дип, маңгаена төшкән чәч көдрәләрен сыпырып куйды.
Эх сезне!Әни белән сөйләшеп куйдыгыз что ли сез? Кайтып керүгә, аның беренче сүзе шул булды, дип көлде Айрат.Матур кызлар бармыыы?..
Әйее, хәзер көтеп тор, диде Альбина үпкәләгән кыяфәт белән.Зилә апа минем белән сөйләшеп торсын ди тагын.Миңа гел нәрсә дә булса киресен генә әйтеп тора ул.Менә бүген дә, чишмә юлында очрап, Айрат янына якын киләсе булма диде.
И, бу әнине, нишләтәсең ди инде.Миңа бит Альбина , бернинди министр кызлары да, башка әллә нинди матур кызлар да кирәк түгел.Миңа син генә кирәк.Син геенәә .Сине генә сагынып уйлап йөрим дип, Айрат яраткан кызын кочагына алды.
Шулай да Айрат, мин дә сине яратам, кечкенә чактан ук инде.Менә Зилә апа гына ...Нигәдер дошман күрә ул безне.Сәбәбен генә белмим, нәрсәгә..нигә?Җитмәсә бүген судан кайтканда, сезгә кое суы ярамаган тагын, нигә чишмәгә төшеп йөрисең дигәч, ачудан артыгын да әйтеп ташладым.Рәис абый сезне ташласа, бер көн дә тора алмыйсыз дип.Соңыннан үкендем инде, тик үкенүдән ни файда, әйтәсе әйтелгән.Сиңа да әйткәндер әле, әйтмичә калмагандыр.
Әнинең арттырып әйткәнен беләм бит инде, Альбинааа.Үзем дә аптырап йөрим, чынлап та нигә шулай аягын терәгән ул.
Ә син, Айрат!Син, минем әби белән Хәким абыйның яшь вакытта бер берсен яратып йөргәннәрен белә идеңме сууң?Дәү әни , миңа бабаң бозым ясаткан булгандыр ди.Мин дә ышанам.Чөнки Хәким абзыйны өзелеп яраткан килеш, бабайга килеп утырмас иде ул.Үзе әле һаман да , синең бабаңны яратып яши.Зилә апа да, менә шул эшкә барса? Теге карта ача торган карчыкны якын тирәдә бөтен кеше белә , ун-унбиш км.гына бит.Юкка гына, белмичә дә калырсың дип әйтмидер инде Зилә апа.Син нәрсә әйтерсең, Айрат?
Юук индеее, әни андый ук эшкә бармас , матурым.Ә Фәгыйлә әбине, чынлап та бозган булганнардыр.Чөнки, әнинең , синең бабаең турында әйткәнен ишеткәнем бар иде.Ул вакытта аңламаган идем , хатыны өчен, теге дөньяда ничекләр җавап биреп бетерер дигәч.Димәк нәкъ менә шуның турында сөйләшкәннәр инде, әти белән әни.
Димәк чынлап та шулай булгаан.Мескен дәү әни белән Хәким абзый..Әнә бит , шулай гомер буе сак белән сок кебек яшәп ятканнар алар.Бүген инде аптырап дәү әнидән дә сорадым мин Айрат.Нигә Зилә апа безгә каршы?.Әллә Хәким абый өченме дип.Син кергәндә как раз шуны сорап тора идем.
И нәрсә ди инде Фәгыйлә әби? Бабай өчен түгелдер Альбина, аның янына ,әти ачулангач кына бара бит әни.Нинди дә булса, без белмәгән башка сәбәпләре бар инде, бәлки бер белербез әле.
Әлбәттә, иртәгә ничек булса да әнигә сөйләттерәм.Әби дә:Миңа ярамас кызым, әнә ,әниеңнән сора дип тора.Димәк Зилә апа да, әни дә белә.Яшь вакытта дус кызлар булып йөргәннәр үзләре.Менә хәзер кара инде аларга.Дөрес, әни Зилә апаны хурлап бер сүз дә әйтми ул үзе.Әле мине дә, олы кешегә нигә каршы эндәштең дип сүгеп атты. Кара әле, Айрат? Зилә апа әтине яратып йөрмәгәндер бит инде.Яшьрәк вакытта әти бик матур булгандыр, хәзер дә матур бит???
Белмиим, Альбина.Ул турыда берни ишеткәнем юк.Ә менә әти Сания апаны мактап бер сүз әйтсәәә? Әни кабынып китә индеее.Сиңа әйтмичә йөрдем мин матурым.Инде әйтмәм дә дигән идем.Минем әни , үлә бетә Сания ападан көнләшә бит.Бәлки әле менә, киресенчә, минем әти белән...
Юуук, юк дип , Айратны ярты сүздән бүлдерде Альбина.Әни бик тә әтине ярата.Бу әллә каян күренеп тора.Әти дә әни өчен, җанын бирергә әзер .Шулай да, болай йөреп булмый матурым.Менә иртәгә үк сорармын яме? Ә син кайчан китәсең, докторым минем, ял көнеме? дип, Альбина утырган җирдән торып басты.Әйдә кайтабыз, Айрат.Син дә әтиең белән юньләп сөйләшмәгәнсеңдер.Минем дә иртәгә мәктәпкә.
Әйе,Альбина әтине бөтенләй күрмәдем әле.Вокзалдан шоферы , Илгиз абый гына килеп алды.Тизерәк сине күрәсем килде бит.Иртәгә клубка чыгарбыз алла бирса.Димәк кайтабыз...
Баганада янган фонарь яктысында, бөтерелеп яуган яфракларны күзәтеп , Альбина белән Айрат кайтыр якка кузгалдылар.Юлда очраганнар, килешеп торган плащын билбау белән бәйләгән, юка гына ак фитр беретка кигән, нәзек билле гүзәл кыз белән, зифа буена килешле озын кара пәлтә кигән, яланбаш кына бу матур егеткә сокланмыйча булдыра алмадылар.Чынлап та, карап торсаң бер бик матур әкият геройлары сыман бу парга, нәкъ менә берсе өчен берсе яратылган дип әйтәләрдер дә әле ул.
Алар шулай, көзге болытлы көнгә ямь биреп, әкрен генә авыл урамы буйлап атладылар.Мәхәббәт хисләреннән башлары әйләнгән Альбина белән Айрат, алдагы туасы көннәр, кабат аерылу, очрашулар турында , хәттә уйлап та карамадылар.Чөнки алар менә хәзер,нәкъ менә шушы сары көзге кичтә бик бәхетле иделәр.
Эх, Альбина, кайтып та җиттек диде дә Айрат, көлә көлә Альбинаны күтәреп тә алды.
-Болытларны этеп куясым килә дигән идең , Альбина, әйдәле эт.Ай белән йолдызларны ачып чыгар әле.Альбина да кулларын югары күтәреп: Китегез, китегез дигән булып, болытларны кугандай итте. Әле Айрат сакланып кына җиргә бастыргач та, кулга кул тотынып , рәхәтләнеп әйләнде алар.
Ә бу вакытта, Зиләнең:Уф, үләм!Шушы Сания кызын күтәреп йөртергә үстердем мени мин моны?!дигәнен ,күрүче дә, ишетүче дә булмады.Ә чәчләрен йолкып, ничек кенә котыласы бу сары чыпчыктан?дигәнен Зилә үзе дә ишетмәде..

Дәвамы бар.