Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Мәдәниятләр диалогы музеенда финанс грамоталыгына өйрәнделәр

Уенда «Разноцветный мир» клубы әгъзаләре катнашты. Уен башында Анжелика Решетова тәңкәләрнең барлыкка килү тарихын, «Байлык һәм ярлылык» гыйбрәтле хикәясен сөйләде. Уен-викторина вакытында икътисади терминнарны белү, шәхси финанслар өлкәсендә карарлар кабул итү темаларына кагылдылар. Балалар төрле конкурс биремнәрен зур дәрт белән башкардылар: табышмакларга җаваплар таптылар, финанс терминнарын искә төшерделәр, сатып алулар ясадылар, конкрет очракларда (кибеттә) гамәлләрнең эзлеклелеген билгеләделәр, карточкаларда мәкальләрнең һәм әйтемнәрнең башын һәм ахырын тоташтырдылар. Нәтиҗәдә балалар уен формасында финанс өлкәсендәге яңа терминнар, төшенчәләр белән таныштылар һәм финанс грамоталылыгының безнең тормышта зур роль уйнавын аңладылар. Финанс грамоталылыгы буенча белемнәрен ныгыттылар, югары активлык, зур кызыксыну күрсәттеләр.

Уенда «Разноцветный мир» клубы әгъзаләре катнашты. Уен башында Анжелика Решетова тәңкәләрнең барлыкка килү тарихын, «Байлык һәм ярлылык» гыйбрәтле хикәясен сөйләде.

Уен-викторина вакытында икътисади терминнарны белү, шәхси финанслар өлкәсендә карарлар кабул итү темаларына кагылдылар. Балалар төрле конкурс биремнәрен зур дәрт белән башкардылар: табышмакларга җаваплар таптылар, финанс терминнарын искә төшерделәр, сатып алулар ясадылар, конкрет очракларда (кибеттә) гамәлләрнең эзлеклелеген билгеләделәр, карточкаларда мәкальләрнең һәм әйтемнәрнең башын һәм ахырын тоташтырдылар.

Нәтиҗәдә балалар уен формасында финанс өлкәсендәге яңа терминнар, төшенчәләр белән таныштылар һәм финанс грамоталылыгының безнең тормышта зур роль уйнавын аңладылар. Финанс грамоталылыгы буенча белемнәрен ныгыттылар, югары активлык, зур кызыксыну күрсәттеләр.