(стихотворение на татарском языке) Талгат Абдрахманов Йөрәгемә ода - Йөрәккәем, кая ашыгасың? Куш аяклап чапкан ат сыман… Белмисеңдер, дурт аяклы ат та Чабып барган чакта абына. - Ашыгамын, тагъдир язган юлны Кирәк миңа мотлак утәргә. Сәгать җиткәч, артка карамыйча, Җиңел күңел белән китәргә. Ачысын да татып, төчесен дә, Донъя көту дәртен табарга. Кайгыга да түзеп, шатлыкка да, Үз-үземә тогро калырга. Ятим калган әби кулларына Хәләл азык бирми утмәскә. Туялмыйча, комсызлыкка чумып, Намысымны харам итмәскә. Мәхәббәтнең татлы шәрәпләрен Әрәм-шәрәм итеп тукмәскә. Дус-ишләрне, туган-тумачаны, Кыерсытып, читкә этмәскә. Аермасын мине тайгак язмыш Туган җирнең изге көченнән. Авылымнын тәмле чишмәсеннән, Тыкрыктагы әрем исеннән. Тук-тук! Тук-тук!- чаба минем йөрәк, Ял итәргә юк шул чарасы. Офыкларга кадәр ара ерак, Чабасы да әле чабасы… Июнь, 2024. Другие произведения автора на канале dzen.ru/talgat1