Теләсә кайсы ир-атның, беренче чиратта, хәрби кешенең, Ватанны, гаиләсен, туган ягын саклау бурычы бар. Хәрби булу - дәрәҗә генә түгел, үз халкың, илең алдында зур җаваплылык та. Андрей Мулянов балачактан ук хәрби һөнәр турында хыялланган. Авылда үскән егет ул хезмәтнең авыр икәнен белгән, ләкин куркып калмаган, чөнки туган илен яраткан һәм аның белән горурланган. Бүген капитан Мулянов, Россия Армиясендә ике дистә елдан артык хезмәт итеп, районда бик җаваплы вазыйфа башкара: ул МХОга мобилизацияләнгән сугышчыларның гаиләләре белән эшләү буенча социаль координатор. Ул быел район мәктәпләрен тәмамлаучылар белән яшьләр клубында узган очрашуда балаларга хәрби һөнәрләр, курсантларның укулары һәм тормышлары, яшь лейтенантларның ничек һәм кайда хезмәт итәчәкләре турында сөйләде. Яшүсмерләргә тиздән тормышта үз юлларын сайларга туры киләчәк, шуңа күрә алар Андрей Муляновны игътибар белән тыңладылар. Чарада катнашучыларга хәрби училищелар, кабул итү һәм уку һәм һөнәрләр турында военкомат хезмәт