Яшәүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең гүзәл яртысына Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң җылы сүзләр әйттеләр. Әлбәттә, бүләкләрсез булмады. Оешмада 3 ел бала тәрбияче булып эшләүче, МХОда һәлак булган сугышчының әнисе Людмила Скарлухинаны аерым хөрмәтләделәр. Аңа чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырдылар. Соңыннан барлык социаль хезмәт алучыларны бәйрәм чарасына чакырдылар. Ир-атлар бәйрәм хөрмәтенә җырлар, биюләр, шигырьләр белән матур концерт әзерләделәр. Алар хатын-кызларга иң яхшы, иң матур җырлар һәм котлаулар юлладылар. Соңыннан барлык хатын-кызларга "Казан әниләре" хәйрия фондыннан бүләкләр тапшырылды. Һәр бәйрәмдә һәм туган көннәрдә алар интернатта тәрбияләнүчеләрне бүләкләрсез калдырмыйлар. Интернат директоры Тәнзилә Васильева сүзләренә караганда, мондый бәйрәмнәр яшәүчеләр өчен бик мөһим: үзенчәлекле шатлык белән тернәкләндерү аларга үзләрен кирәкле итеп тоярга ярдәм итә, үз сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә, бер-берсе белән уңай аралашуга өнди. Шуңа күрә интернатта бер генә бәйрәмне