Анда яшәүче ир-егетләр катнашты. Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева җитәкчелегендә ир-атлар хатын-кызлар өчен сувенирлар ясарга теләк белдерделәр. Эшне картоннан сигез санын кисеп, төсле кәгазь ябыштырудан башладылар. Бизәү өчен чәчәкләр, ак тасма, җилем кулландылар. Ә кайберсе эшләнмәләргә бантиклар да өстәде. Нәтиҗәдә, 8 Март хөрмәтенә бәйрәмдә хатын-кызларга тапшырачак матур сувенирлар килеп чыкты. "Практика уртак иҗатның якынайтуын күрсәтә, ә үз куллары белән эшләнгән эшләнмәләр социаль хезмәт алучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итә, - ди Татьяна Стригачева. - Мондый иҗади мастер-класслар яшәүчеләрнең кулларының вак моторикасын, хәтерен, игътибарын яхшырта, бер-берсенә карата эмпатия үстерә. Ирләр үзләренең кул эшләре белән хатын-кызларга шатлык китерүләреннән бик канәгать. Бу аларның үз-үзләренә бәясен арттыра, позитивка көйли".