Россия Гражданлык кодексы милекчеләрдән җир кишәрлекләрен, әгәр алардан файдалану законнарны бозса, тартып алырга мөмкинлек бирә. 2025 елның 1 мартыннан Россиядә җир кишәрлекләре хуҗаларын аларны өч ел дәвамында тиешле дәрәҗәгә китерергә мәҗбүр итүче яңа закон үз көченә керде. Бу таләп үтәлмәгән очракта җир милекчеләрдән тартып алынырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Росреестрның республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хәбәр итте. "Яңа закон беренче тапкыр җир кишәрлекләрен үзләштерү мәсьәләләрен төгәл җайга сала. Бу хуҗалар үз кишәрлекләрен файдалану өчен яраклы хәлгә китерергә һәм аларны рөхсәт документларына тәңгәл китерергә тиеш дигәнне аңлата", - дип аңлатма бирде Борһанова. Закон җирләрне максатчан файдаланмауга, шулай ук экология һәм санитария шартларын бозуга каршы көрәшкә юнәлдерелгән. Ул үз кишәрлекләрен тиешенчә файдаланмаган яки әйләнә-тирә мохиткә зыян китергән милекчеләрнең җирне тәртипкә китерү өчен өстәмә вакыт а