Бик дәрәҗәле дә булмаган, хезмәтләре тиешенчә түләнмәгән, югарыда утыручы “агай-абзыйлар” тарафыннан кирәкле ихтибар бирелмәгән, әмма дә гади халык көтеп алучы, аларның мәнфәгатьләрен үтәүче, кирәк вакытта эч-серләрен тыңлаучы, булышучы хезмәт ияләре бар – алар почта хезмәткәрләре. Әлеге өлкәдә 15 ел эшләү тәҗрибәсе буларак, бу эшне төптән беләм дип әйтергә хокукым бар. Башка эш булмаганга түгел, теләгән кеше хәзерге заманда эш таба ала, почта хезмәте үзенә тартып тора ул, анда кешеләрне яраткан, авырлыклардан курыкмаган, көчле рухлы, чиста куллы, сабыр холыклы кешеләр генә эшли ала. Шундый сыйфатларга ия ханымнарның берсе Әхмәдиева Фәридә Фәрит кызы. Ул Мәмәтхуҗа элемтә бүлегендә 10 елдан артык хат ташучы-почтальон булып эшли. Мәмәтхуҗада гади колхозчы гаиләсендә туган, әнисе сыер савучы, әтисе тракторист. Ике бала үскәннәр, энесенә апа булган Фәридә. Сигезенче класстан соң ул укыткан мәктәбендә бер ел эшләп ала да, Ключищеда урнашкан училищеда бухгалтер һөнәренә укый. Алган белеме бу