Автор: Гөлчирә Галимова. 10 өлеш. Тәслимәнең өстенә кайнар су сипкән кебек булды. Ул, әбигә рәхмәт әйтергә дә онытып, йөгереп диярлек китеп барды. Раиләне күргәндә, ул котырынган үгез кебек, нишләргә белмичә басып тора иде.- Кая йөрисең? Күпме көтеп була?
Тәслимәнең өстенә кайнар су сипкән кебек булды. Ул, әбигә рәхмәт әйтергә дә онытып, йөгереп диярлек китеп барды. Раиләне күргәндә, ул котырынган үгез кебек, нишләргә белмичә басып тора иде.
- Кая йөрисең? Күпме көтеп була?
- Кычкырма, кеше ишетер, нәрсә булды?
- Әбиең пустой, почти бер әйбер дә алып булмады. Күрәзәче булгач, кешеләрдән акча күп җыя дип уйлаган идек. Ә анда бернәрсә юк. Менә вак-төяк җыйдым, ну суыткычны бераз бушаттым, мә, тот, монысы җиңелрәк.
- Күрәзәче дисеңме?
- Әйе, теге юлы, авыл башындагы йортка кергәндә, озак утырырга туры килде, кеше күп икәнне күргәч, сораштык, шунда күрәзәче икәнен белдек. Кеше күп йөргәч, акчасы күп була дип уйлаган идек. Ә ул, тиле, кешедән акча алмый икән. Кесә тутырып акча эшлисе урынга, бушка хезмәт күрсәтә.
Тәслимә уйга калды, менә нигә миңа шулай әйткән, димәк, мин чыннан да үзгәрә алам.
- Әнә, машина килә, голосуй давай.
Машина килеп туктады, Тәскирә, алгы тәрәзәсе янынарак килеп:
- Абый, безне район үзәгенә хәтле алып кайта аласызмы? – диде.
- Әйдәгез, кызлар, утырыгыз, ә сез алга утырыгыз, алда җайлырак булыр.
- Рәхмәт сезгә.
- Ирең ничек курыкмыйча бу корсак белән чыгарып җибәрде сине?
- Минем ирем юк, ул авариягә эләгеп вафат булды.
- Гафу итегез, сезгә бик авырдыр, җитмәсә мин дә искә төшердем. Аңлыйм сезне, үзем дә дүрт ел элек хатыным, ике баламны югалттым. Автобус күпердән егылып төшкән иде. Өчесен дә бер көнне юлда югалттым..
- Әйе, төрле тормыш, төрле язмыш, кайгы гына кешене бераз берләштерә.
- Алай әйтмә, сиңа да бәхет елмаер әле, кем белә.
- Ышанулары бик авыр шул. Мин үземне бәхетсезләр исемлегенә әллә кайчан язып куйдым инде. Хәзер үзгәрер дип уйламыйм.
- Өметләнергә кирәк, бар да яхшы булыр.
Тынлык урнашты, һәркайсы үз уена чумды. Сәлим дә Тәслимәгә карап алды. Нинди яшь, ә күп күргән кебек. Үзе елмайган кыланса да, күзләрендә сагыш. Бәлки ирсез бала табадыр, ялгышкандыр. Кем ялгышмый, бер ялгыш өчен гомер буе шулай бәхетсез яшәсенме? Үзе акыллы кызга ошаган, нишли, кая юл ала, сыенырга урыны бар микән?
- Абый, монда туктат әле, чыгып керим. - Тынлыкны бозып, Раиләнең әйткән сүзләре Тәслимәне тиз уятты. Ул әби әйткән сүзләрне искә төшерде, бер минутны да югалтырга теләмичә:
- Үтенәм, кузгалыгыз, ул калсын, мин сезгә аннары аңлатам, тизрәк кузгалыгыз инде.
Сәлим кузгалып китте, Раилә артларыннан сүгенә-сүгенә чапты. Сәлим, Тәслимәгә карап, аңлат, дигән кебек башын селкеп куйды.
- Миңа авыр моны сезгә әйтергә, тик кемгә булса да әйтмәсәм, хәзер шартлар дәрәҗәгә җитәм, - диде дә елап җибәрде.
- Тынычлан, әйдә, мин бераз читкәрәк туктыйм, курыкмагыз, сезгә тимим. Иптәшегез куып җитсә, күрмәсен өчен генә.
- Беләм миңа тимәгәнегезне, минем сөйләр кешем юк, сез мине белмисез, мин сезне белмим, шуңа эчемне сезгә бушатасым килә.
Тәслимә барын да сөйләп биргәндә, инде кич җиткән иде.
- Гафу итегез, вакытыгызны алдым, күрәзәче әби әйткән иде, машинага утыргач, дустың машинаны туктатыр, ә син китеп бар, теләсәң, шул кешегә эчеңне бушат, дип. Мин ул әйткәнчә эшләдем. Менә хәзер барын да беләсез. Рәхмәт сезгә, мине тыңлаган өчен.
- Беләсеңме, Тәслимә, мин синнән олырак, әгәр дә риза булсаң, минем белән безгә кайт. Кем белгән, бәлки Ходай ике бәхетсезне очраштырырга үзе теләгәндер. Тик бер үтенечем бар.
- Нинди?
- Авылда җыен имеш-мимешләр сөйләргә яраталар, әгәр бергә булырга теләсәң, балаларны миннән дип әйтергә тиеш. Әйе, безгә җиңел булмас, бу, беренчедән, кеше сүзеннән саклый, икенчедән, балалар үскәч тә үзләренең үги икәнлекләрен белергә тиеш түгел.
- Сез бит мине белмисез, нигә дип шундый җаваплылык алырга?
- Сез түгел, син, исемем Сәлим, аннары күрәзәче сиңа сайларга кушкан, йә, нәрсә сайлыйсың?
- Әгәр мин сезгә комачауламасам...
- Кара әле, син, кыен мәллә әйтергә? Син.
- Син курыкмыйсыңмы? Өйгә шундый хатын алып кайтырга курыкмыйсыңмы?
- Әйе. Бераз куркам, аннары әле хатын түгел, үзгәртергә кирәк. Авылга кайтканчы, район мәчетенә кереп никах укытырбыз. Мин бер ел өйдә булмадым, белгән кебек, Себердә эшләп йөрдем, менә хәзер кайтып барыш. Өйләнеп кайттым, диярмен.
- Рәхмәт сезгә, чыннан, мин тырышырмын.
- Сиңа рәхмәт, сиңа. Мин сиңа, өйгә кайтканчы, кемгә нәрсә әйтергә икәнен бераз аңлатырмын, калганы әкренләп җайланыр. Ризамы?
- Син әйткәнчә булыр, мин риза, балаларым хакына мин үзгәрәм, безнең тыныч тормышыбыз хакына үзгәрәм.
- Мин ышанам сиңа.
Кайтып җиткәнче, район мәчетендә никах укытып, яңа тормыш башлап яшәргә теләделәр.
Раилә авызыннан утлар чәчеп кайтып керде.
- Нәрсә булды. ник дулыйсың?
- Тася качты.
- Ничек качты? Синнән качып буламы?
- Ты издеваешься?
Раилә нәрсә булганын Таһирга сөйләп бирде.
- Менә бит, ә, акрын гына дәшмичә йөргән иде.
- Ярый, синең нәрсә анда, карадыңмы?
- Әйе, хатын өйдә, бала белән йөрергә чыкканда, бер апа озатып йөри, саклыйлар аны. Бывший ирең эшкә китә, бабай телохранитель кебек артларыннан йөри. Сигездә малаеңны мәктәпкә илтә, икедә алып кайта.
- Безнең башка чара юк, малайны урларга кирәк.
- Син нәрсә, безне утыртуларын телисеңме? Мин пас, син теләсә нишлә.
- Куркак җан, үзем эшлим, аннары миннән акча сорап йөрмә.
- Дерзай, син дип гомеремне төрмәдә уздырасым килми.
- Теләсәң нишлә, миңа ахырдан ялынып йөрмә.
Икенче көнне Раилә мәктәпкә китте. Башта бөтен яктан каранып йөрде, аннары мәктәп эченә үтте.
- Исәнмесез, миңа Марат кирәк иде, аны каян табып була?
- Хәзер бит каникул вакытлары, алар укымый, мәктәп яны лагерына йөриләр, хәзерге вакытта спортзалда уйныйлар.
- Дәшә алмыйсызмы? Әтисе белән әнисенә авылга китәргә туры килде. Гөлзидә миңа алып кайтырга кушкан иде.
- Берәр хәл булмагандыр бит?
- Гөлзидә әнисенең йөрәге авырта, аларга кайтырга кушкан.
- Хәзер дәшәм, тик сез миңа паспорт күрсәтеп, кул куеп калдырырга тиеш буласыз.
- Әйе, куярмын.
Тәрбияче Маратны алып килде.
- Марат, сине бу апа әбиеңә илтә, әниең авылга кайтып киткән. Ә сез минем белән сыйныф бүлмәсенә кереп, язу язып, кул куеп калдырыгыз.
Раилә, Маратка карап:
- Син мине монда көтеп тор, мин кул куям да чыгам. Аннары әбиләреңә илтермен, ярыймы?
- Ярый, апа.
Раилә тәрбияче артыннан бүлмәгә керде, тегесе дәфтәр чыгарып, хатынга сузды.
- Язып, кул куегыз.
Раилә, паспорт алган кебек кыланып, тәрбияче башына сумкасы белән каты итеп сукты. Теге исә гөрселдәп идәнгә ауды. Раилә тиз генә чыкты да Маратның кулыннан тотып:
- Әйдә, тиз, минем вакытым юк. Атла тизрәк, эт малае, - дип җикеренде.
Тукталышка җиткәнче, нидер мыгырдап барды, автобус килүгә, Маратны төртеп диярлек автобуска кертте.
- Тавышың чыкмасын, бер сүз әйтсәң, күрмәгәнеңне күрсәтәм.
Марат курка калды. Әни нигә мине усал апага алырга кушты икән, дип аптырады. Берничә тукталыштан соң таныш тавыш ишетелде:
- Марат, нигә син үзең генә йөрисең? Кая барасың? Син бит кире якка утыргансың, - дигән тавышка борылып карады. Аның каршысында әнисе белән бергә эшләүче Зөһрә апа басып тора иде. Маратның күзенә җыелган яшьләрен күргәч:
- Әллә елыйсың инде, курыкма, мин хәзер әниеңә шалтыратам. Безгә барырсың, эштән соң килеп алырлар.
Сүзгә Раилә кысылды:
- Аның әнисе өйдә юк, авылга кайтып киттеләр, мин аны әбисенә илтәм.
- Әбисе башка якта яши бит, ә әнисе өйдә, мин хәзер генә алардан чыктым. Тукта, сез кем? Нигә ялганлыйсыз? Аңладым, сез Маратны урларга телисез. Кешеләр, булышыгыз әле, бу хатын бала урларга тели, полиция хезмәткәрләрен чакырырга кирәк.
Автобус туктады, кешеләр беравыздан Раиләне сүгә башлады. Раилә тиз генә сумкасыннан пычак чыгарып, малайның муенына куйды.
- Китегез, юл бирегез яисә үтерәм.
- Нишлисең син? Син дә хатын-кыз, ничек телең әйләнә? Җибәр Маратны яки мин сине үз кулларым белән буып үтерәм.
Зөһрә ачудан Раиләгә таба омтылды. Шул вакыт автобусның арткы ягыннан ике егет күренде. Күз ачып йомганчы, Маратны Раилә кулыннан тартып алдылар, үзен утыргычка утырттылар.
- Утыр, селкенмә дә. Апа, полиция чакырырга кирәк.
- Әйе, мин чакырдым инде, - диде Зөһрә, Маратны кочаклап.
Халык гөр килде, бар да Раиләне сүкте. Раилә исә үзенең җүләрлеге белән капкынга эләгүен аңлады. Машина яллаган булса, инде күптән өйдә булыр иде. Автобус ишеге ачылды, полиция хезмәткәрләре эчкә үтте.
- Нәрсә, килеп каптыңмы? Җилгә каршы күпме очып була? Булмый шул, булмый. Кешене күпме җәберләп була? Үз бәхетеңне үзең җимергәч, кешедән үч алу җүләрлек ул. Рәхмәт сезгә, егетләр. Сезгә безнең белән барырга туры килә, ничек булганын аңлатып язарга. Ну молодцы, геройлар сез бүген. Әйдәгез, алып чыгыйк, идарәгә илтергә кирәк.
Ул, Зөһрәгә мөрәҗәгать итеп:
- Сез баланы өенә илтә аласызмы?
- Әйе, хәзер үк илтәм, мин аның әнисе белән бергә эшлим. Әле ярый Маратны күреп алдым, бер Алла белә ахыры нәрсә белән бетәсен. Раилә алып китәргә өлгергән булса...
- Сез дә иртәгә идарәгә килеп китәрсез.
- Ярый, килермен.
Ишекне Роза апа ачты, каршысында басып торган Зөһрәне күргәч:
- Берәр нәрсәң онытылганмы әллә?
- Юк, Роза апа, Маратны алып кайттым.
- Кая соң ул?
- Бабасы белән утырып калды.
- Аңламадым, ничек син алып кайттың? Ул бит әле мәктәптә булырга тиеш.
Зөһрә нәрсә булганын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
- Колагыма ишетеләме әллә дип торам, - дип бүлмәсеннән Гөлзидә чыкты. - Сагындың да ахры?
- Сагынса яхшы булыр иде әле, теге аждаһа урларга теләгән вакытта, ул Маратыбызны коткарган.
- Нәрсә? Ничек инде? Марат кая?
- Тукта, тукта, Марат бабасы янында, ә аждаһа полиция бүлегендә.
- Ходаем, дөресме? Тотканнармы?
Зөһрә кабат нәрсә булганын сөйләде.
- Кара инде, урлауга барып җиткән, үз баласыннан ничек көлә. Ничек шулай эшләп була? Бераз булса да йөрәге әрнемәде микән?!
- Йөрәге булса, мондый юлга бармас иде.
- Хәерлегә булсын, хәзер инде бераз тынычланырга була. Рәсим дә бераз тынычланыр. Аның тормышына килеп кергәннән бирле, күпме кайгы-хәсрәт алып килде. Бүтән мондый авырлыклар үтәргә туры килмәсен иде.
- Шулай, кызым.
- Нәрсә миннән башка гына серләшәсез, мин дә бу гаиләнеке бит. Нәрсә белми калдым?
Көлеп бүлмәгә Рәсим керде.
- Әйдә, нинди теләкләр иде әле?
- Белсәң иде бездә нинди яңалык бар икәнен!
- Нәрсә булды, сөйгәнем кабат бәби көтәме?
- Ашыкма әле, булганнары үссен. Раилә турында сөйләшә идек.
Хәзер инде Гөлзидә Рәсимгә барын да сөйләде.
- Шулай буласы билгеле иде. Иртәгә полиция бүлегенә барып киләм. Барын да белешермен.
- Ярый, әйдәгез, бүгенгә тынычланып, чәй эчеп алыйк.
Барысы да көлешә-көлешә сөйләшеп, чәй эчтеләр. Әйтерсең лә бернинди дә борчу, мәшәкатьләр булмаган. Бүген аларның күңеле тыныч иде. Беренче тапкыр алар бернәрсә турында уйламадылар.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.